САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Уракта барган ярышның җиңүчеләре бүләкләнде

Кичә муниципаль район башлыгы Фәрит Хөснуллин, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Альберт Шәрипов, идарәнең кадрлар буенча консультанты Расиха Мифтахова, басуларда булып, уракта барган ярышның читарттагы җидекөнлеге җиңүчеләрен бүләкләделәр. Бу - аларны бүләкләүнең соңгысы булды, чөнки уракны инде төгәлләнде, дияргә була. Бүген соңгы гектарларда рапс суктырыла. Бүләкләрнең исә бу юлы...

Кичә муниципаль район башлыгы Фәрит Хөснуллин, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Альберт Шәрипов, идарәнең кадрлар буенча консультанты Расиха Мифтахова, басуларда булып, уракта барган ярышның читарттагы җидекөнлеге җиңүчеләрен бүләкләделәр. Бу - аларны бүләкләүнең соңгысы булды, чөнки уракны инде төгәлләнде, дияргә була. Бүген соңгы гектарларда рапс суктырыла.
Бүләкләрнең исә бу юлы күпчелеге «Сарман» агрофирмасы комбайнчыларына булды. «Нью-Холланд»ларда эшләүчеләрдән Хатип Хафизов, Рамил Әһелтдинов, Закир Хәйретдинов бүләкләнсә, «Клаас» маркалы комбайннарны иярләүчеләрдән премиягә Данияр Кәлимуллин, Ринат Сәгъдәтов һәм «Җәлил» агрофирмасыннан Руслан Кәлимуллин лаек булдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев