САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Шимбә көнне район үзәгендәге олы базар алдындагы мәйданда көзге авыл хуҗалыгы ярминкәсе үтте

Анда "Сарман", "Җәлил", "Нөркәй", "Туган як" агрофирмалары, фермер хуҗалыклар, мәктәпләр, балалар бакчалары, авыл җирлекләре катнашты. Бәяләр, нигездә, базардагы кебек иде. Сыер итенең килограммы 300 сумнан, сөяклесе 280 сумнан иде. Теләгәннәр килограммын 350 сумнан - куян, индоутка, 220 сумнан бройлер итләре алды. Тозлы опята, гөрәҗдә гөмбәләренә кадәр алып чыгучылар булды. Гөрәҗдәнең...

Анда "Сарман", "Җәлил", "Нөркәй", "Туган як" агрофирмалары, фермер хуҗалыклар, мәктәпләр, балалар бакчалары, авыл җирлекләре катнашты. Бәяләр, нигездә, базардагы кебек иде. Сыер итенең килограммы 300 сумнан, сөяклесе 280 сумнан иде. Теләгәннәр килограммын 350 сумнан - куян, индоутка, 220 сумнан бройлер итләре алды. Тозлы опята, гөрәҗдә гөмбәләренә кадәр алып чыгучылар булды. Гөрәҗдәнең бер литрлы банкасы- 200, опятаның 700 граммлы банкасы 160 сумнан иде. Сарымсакның уртача зурлыктагысын яратучылар бер килограммын - 150 дән, бик эреләрен 200 сумнан алдылар. Сәүдә нокталарында иң үтемлеләре дип, эремчек, корт, сөт, сөт өсте, йомырка, кәбестәне атадылар. Кәбестә, балан, алма пирогларын да яратып алганнар. Ярминкә сатып алучыларга да, сатучыларга да ошады. Бердән, сатучыга аз булса да акча керә, сатып алучы сыйфатлы, яңа җитештерелгән продукцияле була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев