САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Шимбә, 21 октябрь көнне, шикәр чөгендере алуда хезмәт куючыларның җидекөнлек эшенә нәтиҗә ясалды

Алдынгыларны, алар эшли торган басуга барып, район башлыгы Фәрит Хөснуллин үзе котлады. Нәтиҗәләрдән күренгәнчә, чөгендер алу комбайнында эшләүчеләр арасында беренче урында "Җәлил" агрофирмасы комбайнчылары Айрат Хаҗиев белән Илсур Ильясов. Икенче урында "Сарман" агрофирмасыннан Вәдүт Хөснуллин белән Айрат Шәймөхәммәтов, өченчедә - "Нөркәй" агрофирмасыннан Альмир Саттаров белән Ринат Хаҗиев. Татлы тамыр төягечләрендә...

Алдынгыларны, алар эшли торган басуга барып, район башлыгы Фәрит Хөснуллин үзе котлады. Нәтиҗәләрдән күренгәнчә, чөгендер алу комбайнында эшләүчеләр арасында беренче урында "Җәлил" агрофирмасы комбайнчылары Айрат Хаҗиев белән Илсур Ильясов. Икенче урында "Сарман" агрофирмасыннан Вәдүт Хөснуллин белән Айрат Шәймөхәммәтов, өченчедә - "Нөркәй" агрофирмасыннан Альмир Саттаров белән Ринат Хаҗиев.

Татлы тамыр төягечләрендә эшләүчеләр арасында беренче урында "Сарман" агрофирмасыннан Ринат Илдарханов, икенчедә - "Җәлил" агрофирмасыннан Дамир Моратов белән Айрат Салихов, өченчедә - "Нөркәй" агрофирмасыннан Илфат Йосыпов белән Рамил Салихов.

Чөгендер игү агрономнары арасында да җиңүчеләр билгеләнде. Биредә "Нөркәй" агрофирмасыннан Рөстәм Исмәгыйлов беренче булса, "Сарман" агрофирмасыннан Рамил Шакирҗанов - икенче, "Җәлил" агрофирмасыннан Булат Вәлиев өченче урында. Җидекөнлек җиңүчеләренә акчалата бүләкләр тапшырылды. Бүләк тапшыруда район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Альберт Шәрипов, идарәнең игенчелек һәм маркетинг бүлеге җитәкчесе Илнур Салихов та бар иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев