САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Районда шикәр чөгендере игелә

Районда шикәр чөгендере 12 мең гектарда игелгән иде. Бүгенгә аның 4017 гектары казылды. Һәр гектардан уртача 370 центнер уңыш алынып, барлыгы 148630 тонна татлы тамыр җыелды. Аның 128884 тоннасы Зәй шикәр заводына озатылды. Бүген муниципаль район башлыгы Фәрит Хөснуллин, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Альберт Шәрипов, идарәнең җитештерү-маркетинг бүлеге...

Районда шикәр чөгендере 12 мең гектарда игелгән иде. Бүгенгә аның 4017 гектары казылды. Һәр гектардан уртача 370 центнер уңыш алынып, барлыгы 148630 тонна татлы тамыр җыелды. Аның 128884 тоннасы Зәй шикәр заводына озатылды.
Бүген муниципаль район башлыгы Фәрит Хөснуллин, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Альберт Шәрипов, идарәнең җитештерү-маркетинг бүлеге начальнигы Илнур Салихов чөгендер алуда эшләүчеләрне чираттагы җидекөнлек нәтиҗәләре буенча бүләкләделәр. Беренче урынны «Җәлил» агрфоимасының җиде көндә 172 гектардан татлы тамыр казыган Рузил Сафин һәм Рафаэль Мәрданов экипажы алды. Икенче урында - аларның хезмәттәшләре Айрат Хаҗиев белән Илсур Ильясов, алар 162 гектарда эш башкарганнар. Өченче урында - 98 гектар күрсәткече белән «Сарман» агрофирмасы чөгендер алучылары Вәдүт Хөснуллин һәм Айрат Шәймөхәммәтов. Төяүчеләр арасында да беренчелек «Җәлил»дә : Дамир Моратов белән Айдар Талипов җиде көндә 12846 тонна чимал төяп озатканнар. Икенче урынны 12758 тонна күрсәткече белән «Нөркәй»дән Илфат Йосыпов, өченче урынны «Сарман»нан Ринат Илдарханов (10802 тонна) алды. Агрономнар арасында урыннар түбәндәгечә бүленде: Рөстәм Исмәгыйлов («Нөркәй»), Рамил Шакирҗанов («Сарман»), Булат Вәлиев («Җәлил»).

https://vk.com/doc200499291_451247379

https://vk.com/doc200499291_451247387

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев