САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

"Нөркәй" агрофирмасында терлекчелек семинары узды

Бүген «Нөркәй» агрофирмасында агрофирмаларның терлекчелек тармагында еллык эшчәнлегенә нәтиҗә ясау буенча семинар-киңәшмә узды. Аның эшендә муниципаль район башлыгы Фәрит Хөснуллин, «Агрокөч төркеме» җәмгыятенең генераль директоры урынбасары Владимир Егоров, җәмгыять белгечләре, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе, ветеринария берләшмәсе җитәкчеләре һәм белгечләре, агрофирмалар директорлары һәм белгечләре катнаштылар. Семинар-киңәшмә агрофирманың Шыгай комплексында...

Бүген «Нөркәй» агрофирмасында агрофирмаларның терлекчелек тармагында еллык эшчәнлегенә нәтиҗә ясау буенча семинар-киңәшмә узды. Аның эшендә муниципаль район башлыгы Фәрит Хөснуллин, «Агрокөч төркеме» җәмгыятенең генераль директоры урынбасары Владимир Егоров, җәмгыять белгечләре, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе, ветеринария берләшмәсе җитәкчеләре һәм белгечләре, агрофирмалар директорлары һәм белгечләре катнаштылар.

Семинар-киңәшмә агрофирманың Шыгай комплексында эшләрнең торышы белән танышудан башланып китте. Анда катнашучылар иң элек ташландырылган сыерлар торагында булдылар. Биредә бозауларга 60 көннән 30 көнгәчә булган сыерлар төркеме һәм бозауларга 30 көн һәм азрак калганнар төркемендә ашату, тәрбияләү, бозаулату бүлегенә вакытында күчерү турында сөйләштеләр. Шулай ук раздой төркеме һәм, сөт күләменә карап, башка технологик төркемнәргә күчерү мәсьәләләре каралды. Бозауларны сөт эчерү чорында тәрбияләү, юнәлешле тәрбиядәге таналарны карауны оештыру белән таныштылар.

Юлтимер мәдәният йортында семинар-киңәшмәнең теоретик өлеше булды. Иң элек муниципаль район башлыгы Фәрит Хөснуллин районның социаль-икътисади күрсәткечләре белән таныштырды. «Нөркәй» агрофирмасының терлекчелек буенча күрсәткечләрен анализлаганнан соң, «Агрокөч төркеме»нә кергән агрофирмаларда планнарның үтәлеше каралды, алга бурычлар билгеләнде.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X