САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Районның терлекчелек алдынгыларын бүләкләделәр

Бүген муниципаль район башлыгы Фәрит Хөснуллин, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Альберт Шәрипов, селекция-нәсел хезмәте начальнигы Дамира Ханнанова, фермаларда, терлекчелек комплексларында булып, январь ае нәтиҗәләре буенча алдынгы терлекчеләрне бүләкләделәр. Товарлыклы-сөтчелек комплекслары буенча «Иң яхшы савымчы» номинациясендә беренчелек - «Сарман» агрофирмасының Кәүҗияк комплексыннан Кәримә Карамовада. Икенче урында - шул...

Бүген муниципаль район башлыгы Фәрит Хөснуллин, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Альберт Шәрипов, селекция-нәсел хезмәте начальнигы Дамира Ханнанова, фермаларда, терлекчелек комплексларында булып, январь ае нәтиҗәләре буенча алдынгы терлекчеләрне бүләкләделәр.

Товарлыклы-сөтчелек комплекслары буенча «Иң яхшы савымчы» номинациясендә беренчелек - «Сарман» агрофирмасының Кәүҗияк комплексыннан Кәримә Карамовада. Икенче урында - шул ук комплекстан Гөлчәчәк Сәетгалиева, өченчедә - «Нөркәй» агрофирмасының Юлтимер комплексыннан Вәсилә Хәертдинова. Аларның терлекчеләре Миндил Сабиров, Мөнәвир Биктаһиров, Илдар Нигъмәтуллин «Иң яхшы терлекче» номинациясендә бүләкләнделәр. Фермаларда эшләүче савымчылар арасында беренчелекне «Җәлил» агрофирмасының Ләшәү Тамак фермасыннан Ринат Гарифуллин алды. Икенче, өченче урыннар да - ләшәүтамаклыларда - Тәсмия Назарова белән Радик Ханнановта. Аларның терлекчеләре Илнур Ризатдинов, Салават Исламов, Данис Хафизов үз номинацияләрендә иң яхшылар булып танылдылар. Иң яхшы бозау караучылар буларак Рәзилә Гыйбадуллина («Җәлил», Иске Минзәләбаш), Альбина Йосыпова («Сарман», Мортыштамак), Татьяна Тюпа («Нөркәй», Шыгай) бүләкләнделәр. Иң яхшы тана тәрбияләүчеләр - Альберт Никоноров («Нөркәй», Юлтимер), Альбина Сәрвәрова («Сарман», Әлмәт) һәм Илшат Ибәтуллин («Җәлил», Иске Минзәләбаш). Терлекләрне ясалма орлыкландыручылар арасында беренчелекне Ләшәү Тамактан Людмила Гыймадиева алды. Икенче урында - Кәүҗияктән Рәмис Исламов, өченчедә - Юлтимердән Фирая Салихова. Иң яхшы лаборантлар булып Кәүҗияктән Әлфия Гайнетдинова, Мортыштамактан Сәрия Латыйпова, Ләшәү Тамактан Юлия Шәйдуллина танылдылар. Быел бүләкләнүчеләр исемлегенә тагын бер номинация өстәлде - «Иң яхшы ветеринария белгече». Беренче бүләкләрне Кәүҗияктән Иван Долгунов, Юлтимердән Зинаида Нагайцева, Ләшәү Тамактан Максим Иванов алдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев