САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Районда кыр эшләре бар көченә бара

Районда язгы кыр эшләре дәвам итә. Чәчү 35000 гектарда үткәрелеп, аның 14000 гектарын - арпа, 10100 гектарын язгы бодай тәшкил итә. Шулай ук солы, борчак, орлыкка кукуруз чәчелде. Шикәр чөгендере быел 7754 гектарда игеләчәк. 7200 гектарда орлыклар җир куенына салынды инде. "Нөркәй" агрофирмасында аны чәчү төгәлләнде, "Сарман", "Җәлил" агрофирмаларында бүген-иртәгә...

Районда язгы кыр эшләре дәвам итә. Чәчү 35000 гектарда үткәрелеп, аның 14000 гектарын - арпа, 10100 гектарын язгы бодай тәшкил итә. Шулай ук солы, борчак, орлыкка кукуруз чәчелде. Шикәр чөгендере быел 7754 гектарда игеләчәк. 7200 гектарда орлыклар җир куенына салынды инде. "Нөркәй" агрофирмасында аны чәчү төгәлләнде, "Сарман", "Җәлил" агрофирмаларында бүген-иртәгә төгәлләнәчәк.
Үсемлекләрне тишелеп чыкканчы һәм тишелеп чыккач тырмалау башланды, шулай ук уҗымнарны һәм иртә чәчелгән чөгендер басуларын чүп үләннәренә каршы гербицидлар белән эшкәртү башланды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев