11 май 2014 яңалыклары
-
Кәүҗияк кызы Диләрә Хәйретдинова гитарада уйнарга һәм җырларга ярата
Диләрә Хәйретдинова Кәүҗияк авылы мәктәбенең сигезенче сыйныфында укый. Бишенче сыйныфта укыганда ул сәнгать мәктәбенә йөри башлый. Диләрә гитарада уйнарга һәм җырларга ярата. Шулай ук укыгыз: Сарман редакциясе "Минем яраткан музыка уен коралым" дигән фотоконкурс игълан итә
-
Сарман районында шәхси эшмәкәрләрдән әҗәтләрне эзләп алу айлыгы башлана
Районда шәхси эшмәкәрләрнең Пенсия фондына әҗәтләре 9912,7 мең сум тәшкил итә. Иртәгәдән пенсия фонды идарәсе, суд приставлары белән берлектә, ул әҗәтләрне эзләп алу айлыгы башлый. Әҗәтләрне каплау өчен, эшмәкәрләрнең күчемсез һәм күчмә мөлкәте, банклардагы акчалары барланган инде. Әҗәтлеләр шулай ук отпуск вакытында чит илгә чыга алмаячаклар, базарларга, эш урыннарына рейдлар...
-
Сарманлылар тычкан бизгәгеннән сакланырга тиешләр
Яз җитеп, көннәр җылытуга, барыбыз да ихата тирәсен, сарайларын җыештыра башлый. Быелгы кебек, кыш озакка сузылганда, тычканнар нәкъ ихата тирәсенә күченәләр, диләр белгечләр. Ә бу тычкан бизгәге куркынычы бар, дигән сүз. Шуңа күрә сарай-кураларыгызны җыештырганда, кулларыгызга перчаткалар киеп, авыз-борыннарыгызны каплап эшләсәгез, хәерлерәк булыр.
-
Районда кыр эшләре бар көченә бара
Районда язгы кыр эшләре дәвам итә. Чәчү 35000 гектарда үткәрелеп, аның 14000 гектарын - арпа, 10100 гектарын язгы бодай тәшкил итә. Шулай ук солы, борчак, орлыкка кукуруз чәчелде. Шикәр чөгендере быел 7754 гектарда игеләчәк. 7200 гектарда орлыклар җир куенына салынды инде. "Нөркәй" агрофирмасында аны чәчү төгәлләнде, "Сарман", "Җәлил" агрофирмаларында бүген-иртәгә...