САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
АШ-СУ

Ташкабактан торт

Бу тортны пешермәгән булсагыз, һичшиксез әзерләп карагыз. Бик тәмле килеп чыга.

Кирәк була:

КАМЫР ӨЧЕН 

3 йомырка,

7 аш кашыгы он,

1 аш кашыгы бәрәңге крахмалы,

тәменчә тоз,

1 пучок укроп.
СОУС: 

 

Майонез,

Сарымсак,

чама белән кара борыч.
Коймакларны пешерер өчен үсемлек мае кирәк булачак. 

Ташкабакны юып, киптерәбез һәм эре угычтан уабыз, чама белән тоз салабыз. 

Хәзер иң мөһиме! Ташкабактагы бөтен согын яхшылап сыгабыз. Сок калырга тиеш түгел. Йомырка өстибез, укропны вак итеп турап салабыз, он һәм крахмал салып, яхшылап болгатабыз.

Коймакка камыр әзер. Майланган табада коймакларны ике ягында пешерәбез. 4 коймак килеп чыкты. Камыр сыек килеп чыкса, он өстәргә була. Соус өчен майонезга сарымсак, кара борыч салап болгатабыз. Коймаклар суынгач торты әзерли башлыйбыз. Коймак өстенә соус, аннары помидор, яңадан коймак.

Шулай итеп тортыбызны җыябыз. Суыткычка бер сәгатькә куеп торганнан соң, ризыгыбыз әзер була. 
Табыннарыгыз мул булсын!

Руфия Мухутдинова-Ишметова рецепты һәм фотосы.

Чыганак: http://chelny-rt.ru/index.php

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев