САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
АШ-СУ

Нарат күркәсеннән кайнатма

Күркәләрне иртә җәйдә, ачылганчы җыярга кирәк.

Май ахыры – нарат күркәсенең иң файдалы вакыты.

 

Нарат күркәсе В, С витаминнарына, антиоксидантларга, хром, тимергә бай. Ул бәвел һәм үт кудыргыч булып санала, иммунитетны ныгыта, вируслы, салкын тию, грипп авыруларыннан дәвалый. Аннан бик тәмле кайнатма да әзерләп була. Моның өчен күркәне сәламәт агачлардан, яшел, ачылмаган килеш җыярга кирәк. Сезгә Ләйсән Кәшиповадан кайнатма рецепты тәкъдим итәбез.
- Кайнатма әзерләү өчен, 1 әр килограмм нарат күркәсе һәм шикәр комы алыгыз. Ярты литр су өстәгез, 7-10 ар минут ике тапкыр кайнатып алыгыз.Бер тапкыр кайнатканнан соң, суытыгыз. Икенче тапкыр кайнатканнан соң, стерильләштерелгән банкаларгы тутырып, каплап, салкын һәм караңгы урынга куегыз. Тәмле булсын! – ди ул.

Кайнатма бик файдалы булса да, бөерләре авырткан кешеләргә, авырлы, имезүче хатын-кызларга, 60 яшьтән өлкәнрәкләргә саклык белән генә кулланырга киңәш ителә. Сәламәт кешегә дә көнгә 2-3 аш кашыгыннан да артык кулланырга ярамый.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев