САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
АШ-СУ

Бүген Рәсәйдә окрошка көне билгеләп үтелә

Һәр елны 30 май славяннарның яраткан ризыкларының берсе – салкын аш - окрошка көне буларак билгеләп үтелә.

Окрошка исеме “крошить” сүзеннән алынган, бу ашны ясар өчен яшелчәләрне вак итеп турарга кирәк.
Сезгә дә окрошка рецептын тәкъдим итәбез.

«Окрошка»

Кирәк булачак:
йомырка - 5 данә
бәрәңге - 3 данә
кыяр - 2 данә
су - 0,5 литр
каймак - 100 мл
ярты лимон согы
тәменчә тоз
редиска - 7 данә
"Докторская" колбасасы - 300 грамма
яшел тәмләткечләр - укроп, кинза, яшел суган
кефир - 1 литр

Әзерләү
Бу ашны әзерләр өчен артык тырышлык кирәкми. Бәрәңге белән йомырканы суда пешереп, аннан барлык ингредиентларны шакмаклап турыйбыз. Каймак, кефир, су, тоз һәм лимон согы өстибез. Болгатабыз һәм безнең окрошка әзер!
Тәмле булсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев