САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
фото

Район егетләрен армиягә озаттылар

26 июня 2022, 10:11

1929

0

0

Бүген районда хәрби хезмәткә китүче 14 егетне якыннары, дуслары, изге теләкләрен юллап, Ватан алдындагы изге бурычларын үтәргә җаваплы сәфәргә озаттылар.

Егетләрнең өчесе - Мөслим районыннан. Иң элек район үзәк хастаханәсе табибы Гөлшат Кушаева аларның сәламәтлек торышын тикшерде.
- Сезне бүгеннән туган ягыгызга мәхәббәт берләштерә, кайда да бер-берегезне ташлашмагыз, - диде Сарман һәм Мөслим районнары буенча хәрби комиссариат бүлегенең хезмәткә чакырылучылар белән эшләү бүлеге начальнигы Ленар Хадиуллин.
Егетләргә район Башкарма комитеты житәкчесе Фәндәс Вәлиев, яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге начальнигы Илгизәр Гаделшин да киңәшләрен җиткерделәр.
- Чын ир-егет булыр өчен, хәрби хезмәт кирәк, исән-сау очрашырга язсын, - диделәр егетләр.
Ил-көннәребез тыныч булып, бер елдан туган якта күңелле очрашулар көтсен, егетләр, якыннарыгызга сабырлык насыйп итсен. Хәерле юллар сезгә!

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев