Август ахырында Казанда кызлар һәм яшүсмерләр арасында шахмат буенча республика беренчелеге үтте. Турнирда район данын Җәлил бистәсенең икенче санлы балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе шахматчылары яклады.
Бистәнең 1нче санлы урта мәктәбенең 11 сыйныф укучысы Рената Сөләйманова уңышлы чыгыш ясап, тиз шахматлар буенча республика чемпионы исемен яулады. Ул Татарстанның Санкт Петербург...
Август ахырында Казанда кызлар һәм яшүсмерләр арасында шахмат буенча республика беренчелеге үтте. Турнирда район данын Җәлил бистәсенең икенче санлы балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе шахматчылары яклады.
Бистәнең 1нче санлы урта мәктәбенең 11 сыйныф укучысы Рената Сөләйманова уңышлы чыгыш ясап, тиз шахматлар буенча республика чемпионы исемен яулады. Ул Татарстанның Санкт Петербург шәһәренең «Сириус» әзерлек үзәгендә шөгыльләнүче көчле шахматчыларын да узды. Классик шахматларда исә Рената өченче урынны алды.
Аннан яшьрәк шахматчыларның уен нәтиҗәләре дә куандыра. Мәсәлән, унөч яшькә кадәр булганнар арасында Эмир Филатов 65 катнашучы арасында уникенче булды. Шул ук яшьтәгеләр арасында Илона Литфуллина җиденче урынны алды.
Нет комментариев