Сарманлылар спорт белән дус яши!
Спорт - зарарлы гадәтләргә каршы иң яхшы чара Яшьләрнең сәламәтлеге мәсьәләсе бүген илебездәге тәрбия чараларының төп максатларыннан берсе булып санала. Сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау һәм зарарлы гадәтләрдән баш тарту Президент Рөстәм Миңнеханов күрсәтмәсе буенча эшләнгән "Стратегия-2030" Татарстан үсеш стратегиясенең төп пункты булып тора. "Президент белән бергә" республика активистлары хәрәкәте дә...
Спорт - зарарлы гадәтләргә каршы иң яхшы чара
Яшьләрнең сәламәтлеге мәсьәләсе бүген илебездәге тәрбия чараларының төп максатларыннан берсе булып санала. Сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау һәм зарарлы гадәтләрдән баш тарту Президент Рөстәм Миңнеханов күрсәтмәсе буенча эшләнгән "Стратегия-2030" Татарстан үсеш стратегиясенең төп пункты булып тора. "Президент белән бергә" республика активистлары хәрәкәте дә хөкүмәтебезнең татарстанлылар сәламәтлеген кайгыртуын дәлилли. Мәктәп һәм гаилә бу чараларда иң алгы рәттә торырга тиеш. Хәзер балалар өчен спортның бик күп төре белән шөгыльләнергә мөмкинлекләр тудырылган. Илексаз мәктәбендә дә 5 спорт түгәрәге эшли, 2 дәрестән тыш эшчәнлек спорт белән бәйләнгән. Спорт - вакыт үткәрү өчен генә кирәкле чара түгел, ул - сәламәт яшәү рәвеше, яшәү өчен көрәшнең бер формасы. Спорт белән дус булган кешенең үз-үзенә ышанычы арта, яшәү дәрте көчәя, спорт җәмгыятьтә үз урыныңны табарга да булыша.
Баланы тормыш кадерен ачык аңларга, нәрсәгә ирешергә омтылуы хакында уйланырга, үз алдына максат куярга һәм аны гамәлгә ашыру өчен физик һәм рухи яктан әзер булырга өйрәтүне мин мөгаллимнең һәм ата-аналарның иң мөһим бурычы дип саныйм. Хәзерге вакытта кеше гомерен куркыныч астына куя һәм сәламәтлеккә зыян китерә торган иң төп проблемалар - ул наркоманлык, эчкечелек, тәмәке тарту. Миңа калса,бу яман гадәтләр эшсезлектән, буш вакытыңны файдалы итеп үткәрә белмәүдән барлыкка килә. Сорашып-белешүләр нәтиҗәсе шуны күрсәтә: яшүсмерләрнең закон бозуларының яртысыннан күбрәге 22 сәгатьтән соң, ягъни, кагыйдә буларак, ата-аналар өйдә чакта эшләнә. Әйе, баланың иртәгәсе өчен барыннан да бигрәк ата-аналар җаваплы. Тормышыбыздагы афәтләрдән балаларны вакытында саклап калу - һәрберебезнең изге бурычы.
Спорт - вакытны дөрес бүлә белү чарасы гына түгел, ә рухи һәм физик сәламәтлекне ныгыту чарасы да. Балаларның буш вакытын дөрес оештыру, аларны спортка тарту - Илексаз мәктәбенең төп бурычы. Шушы максат өстендә ныклы эш алып барабыз. Төрле спорт бәйгеләре, ярышлар уздырыла. Теннисны укучылар дәрестән тыш кына түгел, ә тәнәфес вакытларында да уйныйлар. Шулай ук көзге, кышкы, язгы Спартакиада да һәрдаим үтә. Айга бер тапкыр "Сәламәтлек көне" уздырыла: укучылар командаларга бүленеп, төрле ярышларда көчләрен сынашалар.
Сүземне йомгаклап шуны әйтәсем килә: спорт белн шөгыльләнгән укучының буш вакыты аз була. Төрле начарлыкларга иярергә вакыты да калмый. Шулай ук сәламәтлеге дә нык була.
Сәламәт булыйк.
Илексаз мәктәбенең тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Гөләндәм Хәлиуллина.
фото һәм материал: https://vk.com/public118663509 алынды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев