САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

Сарманлылар өчен "скандинав йөреше" турында мәгълүмат

Хәзер Сарман урамнарында да, шәһәрләрдә дә, авылларда да ике таяк белән йөрүчеләр еш очрый. Аяклары авырту яки, гомумән, авыру сәбәпле таякка калган кешеләр турында сүз бармый. Киресенчә, авырмаска тырышучы, аяклар-таяклар белән шифа эзләп, саулык өстәп йөрүчеләрне күздә тотуыбыз. Аларның кайсысында гадәти агач таяклар, кайберләрендә чаңгы яки скандинав йөреше таяклары. Күңелле...

Хәзер Сарман урамнарында да, шәһәрләрдә дә, авылларда да ике таяк белән йөрүчеләр еш очрый. Аяклары авырту яки, гомумән, авыру сәбәпле таякка калган кешеләр турында сүз бармый. Киресенчә, авырмаска тырышучы, аяклар-таяклар белән шифа эзләп, саулык өстәп йөрүчеләрне күздә тотуыбыз. Аларның кайсысында гадәти агач таяклар, кайберләрендә чаңгы яки скандинав йөреше таяклары. Күңелле хәл: димәк, кеше телевизор каршыннан, диваннан кубарылып чыгарга үзендә көч тапкан, тормышына файдалы яңалык кертә, сәламәтлеге турында кайгырта дигән сүз. Болай йөрүне "скандинавча йөреш" дип атыйлар. Нинди спорт төре соң бу, аның файдасы нидә, зыяны бармы, гадәти агач таяклар белән дә скандинавча йөреп буламы?

- Барлык кешегә дә бу рәвешле йөрергә ярыймы?

- Көчле инфаркт, инсульт кичергәч, кан басымы югары менеп яки бик төшеп киткәндә, грипп белән чирләгәндә яки салкын тиеп, температура күтәрелгәндә, берәр җир бик каты авыртканда скандинавча да, гадәти йөрү дә тыела. Йөрү - уңайсызлык тудырырга, авыртуны көчәйтергә тиеш түгел. Шатланып, рәхәтләнеп йөрү генә файдалы. Дөнья күләмендә танылган белгечләр йөрү өлкән кешеләргә дә сәламәтлекләрен сакларга ярдәм итә дигән нәтиҗәгә килделәр. Йөрү хәтта пенсионерлар өчен ГТО нормаларына кертелде. Хәзер өлкәннәрнең паркларда күпләп йөрүе, бәлки, шуның белән дә аңлатыладыр. Аннан пенсионерларның спорт белән шөгыльләнергә вакытлары да күп инде. Өлкәннәр сәламәт яшәү рәвешенә игътибарны көчәйттеләр, бу бик яхшы күренеш. Кеше ашыгып та, бик акрын да түгел, ә уртача тизлектәге адымнар белән көненә, ким дигәндә, ярты сәгать йөрергә тиеш. Статистикага караганда, авыл кешеләре озаграк яши, чөнки авылда шәһәрдәге кадәр стресс юк, авыл кешеләре һәрвакыт физик хезмәттә, җәяү күп йөриләр, чиста һава сулыйлар. Ә шәһәрдә яшәүчеләрнең чирләп китү ихтималы күпкә зур: стресс, һаман ашыгу, транспортта утырып йөрү, аз хәрәкәтләнү, начар һава сулау - барысы да йогынты ясап, шәһәр кешеләренең гомерен кыскарта.

- Скандинавча йөреш буенча махсус белем кирәкме?

-Өйрәнергә теләгән кешегә Интернетта мәгълүмат бик күп. Иң мөһиме - йөрү генә бит инде ул дип, спортның бу төренә җиңел карап, үзеңә зыян салмау.

- Үзең генә йөргәнче, төркем белән йөрү файдалырак дип укыган идем...

- Скандинав йөреше белән төркемдә шөгыльләнү өчен һәр кешенең саулыгы турында белешмәсе булу зарур. Болай шөгыльләнү өч өлештән тора: организмны, аерым алганда, йөрәк-кан тамырларын, сулыш органнарын, мускулларны йөрергә әзерләү; йөрү (ул 15 минуттан сәгать ярымга кадәр дәвам итә) һәм организмны тынычландыру өчен махсус күнегүләр ясау. Тренировкага тотынганчы һәр кеше башта пульсын санарга тиеш, белгечләр, кешенең яшен һәм физик күнегүләргә әзерлеген исәпкә алып, пульсны махсус формула буенча саный. Кеше яңа гына терелеп, йөрергә чыккан икән, аңа артык кызу йөреп, пульсын ешайтырга ярамый. Йөрүне әз-әздән башларга кирәк. Беренче юлы ук ике сәгать йөреп керү дөрес түгел, тәүге тапкырга 15-20 минут җитә. Иң мөһиме - даимилек. Атнага, һичьюгы, өч тапкыр чыгып, егермешәр минут йөрергә кирәк.

- Тәүлекнең кайсы вакытында йөрсәң дә ярыймы?

- Ярый, бары тик ач килеш яки күп ашап чыгарга кирәкми. Йөрергә чыкканда кеше үзен яхшы хис итәргә тиеш. Җиңел, уңайлы киенеп чыгарга кирәк. Аяк киеменең табаны сыгылмалы булу шарт. Үзең белән бераз су йөртергә кирәк.

- Сез скандинав йөреше белән даими шөгыльләнәсезме?

Таякны дөрес сайларга, моның өчен үз буеңны 0,68гә тапкырларга кирәк. Чаңгы таягы култык астына кадәр озынлыкта, ә скандинавча йөрүгә махсуслашканы чама белән бил тиңентен була. Таяклар артык озын икән, җилкә күтәрелә, киеренкелек, уңайсызлык туа. Скандинавча йөрешкә махсуслашканнары кыйммәт, спорт кибетләрендә аларның иң арзан дигәннәре дә 700 сум тора, шулай ук 9-10 мең сумлыклары да бар. Бары шундый таяк белән генә йөрүне дә төп шарт итмибез. Кеше көненә, ким дигәндә, 5000 мең адым йөрергә тиеш. Бу - сәламәтлекне саклауның иң яхшы ысулы. Әле узган декабрьдә Финляндиядән белгечләр килгән иде, алар пенсионерлар ничек йөрергә өйрәнгәннәр, шулай йөрсеннәр, аларны скандинавча йөрешкә өйрәтергә кирәкми дип белдерделәр. Шуңа да без, урамда, мәҗбүрилектән түгел, ә файдасын аңлаганга күрә таяклар белән йөргән өлкән кешеләрне күреп, куанабыз.

Безнең шәһәрләрдә, авылларда таяклар белән йөрүчеләр алай күп түгел әле, ә Европада андыйлар хисапсыз. Финляндия мәктәпләрендә инде 40-50нче елларда ук таяк белән йөрергә өйрәтә башлаганнар. Безнең мәктәпләргә бу яңалык әлегә кермәде - без бит бик озак җыенабыз. Балаларыбызга йөрү бик кирәк, югыйсә, аларга физик активлык җитешми.

Йөрү - сәламәтлекне саклауның иң арзан ысулы. Вакыт табып, кеше атнага ике-өч тапкыр таяклар белән йөреп керсә бик яхшы, ә көн саен бераз-бераз йөрү тагын да әйбәтрәк, чөнки эшләүче мускуллар шатлык гармоннары - эндорфиннар, ялкынсыну белән көрәшүче аксымнар - миокиннар бүлеп чыгаралар. Кыскасы, йөрегез, файдасы күп, белегез!

Таяк белән урам әйләнүне трай тибеп йөрүгә тиңләп, "кеше ни әйтер, эшсез диярләр, көләрләр" дип оялып-кыен-сынып торган ханымнар-апалар хәзер авыл урамнары буйлап рәхәтләнеп, күкрәк киереп йөриләр һәм аларның сафлары торган саен арта икән. "Таяк белән йөри башлагач, аяк-куллар сызлаудан туктады, йокысызлыктан интекмибез, ябыгып, җиңеләеп киттек, кәеф күтәрелде", - диләр алар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев