САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

Сарманда "сандугач"ларны сәламәт итеп тәрбиялиләр

Сәламәт тәндә - сәламәт акыл. "Сәламәтлек турында кайгырту - тәрбия эшенең гаять әһәмиятле өлеше. Баланың шат күңелле, тормыш сөючән булуы аның рухи тормышына, дөньяга карашына көчле йогынты ясый, акыл үсешенә уңай тәэсир итә, үз көченә ышаныч тудыра!" - дигән, В.А.Сухомлинский. "Сандугач" балалар бакчасында, балаларны физик - сәламәтләндерү атнасы үтте. Мин,...

Сәламәт тәндә - сәламәт акыл.

"Сәламәтлек турында кайгырту - тәрбия эшенең гаять әһәмиятле өлеше. Баланың шат күңелле, тормыш сөючән булуы аның рухи тормышына, дөньяга карашына көчле йогынты ясый, акыл үсешенә уңай тәэсир итә, үз көченә ышаныч тудыра!" - дигән, В.А.Сухомлинский.

"Сандугач" балалар бакчасында, балаларны физик - сәламәтләндерү атнасы үтте. Мин, тәрбияче Алия Раушан кызы, физик тәрбия буенча инструктор Фәйрүзә Вәдүт кызы белән уртанчылар төркеме балалары белән "Ярышабыз, узышабыз" дип аталган күңелле старт оештырдык. Балалар уен хәрәкәтләрен бик теләп башкардылар, уен-ярыштан канәгать калдылар.

Ярыштагы уен - хәрәкәтләр балаларның сәламәтлеген ныгыту һәм көч- сәлатләрен үстерү, төрле яклы үсешенә булышлык итә торган хәрәкәтләр иде.

"Сандугач" балалар бакчасының, уртанчылар төркеме тәрбиячесе Шайхутдинова Алия Раушан кызы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев