Кызлар арасында волейбол уеннарының җиңүчесе билгеле
Район оешма-предприятиеләренең хатын-кызлар командалары арасында волейбол буенча спорт ярышларының узган шимбәдә финал уеннары узды. Бер айдан артык барган ярышлар бик күңелле һәм кызыклы үттеләр. Барлыгы 12 команда үзара көч сынаштылар. Елдан-ел уйнаучылар, бу төр спортны үз итүчеләр саны арта бара. Уеннар барышын күзәтергә, уенчыларга җанатарга килүчеләр дә бу юлы күп...
Район оешма-предприятиеләренең хатын-кызлар командалары арасында волейбол буенча спорт ярышларының узган шимбәдә финал уеннары узды. Бер айдан артык барган ярышлар бик күңелле һәм кызыклы үттеләр. Барлыгы 12 команда үзара көч сынаштылар. Елдан-ел уйнаучылар, бу төр спортны үз итүчеләр саны арта бара. Уеннар барышын күзәтергә, уенчыларга җанатарга килүчеләр дә бу юлы күп булды. Җирәбә нигезендә очрашкан командалар уенын, нәтиҗәләрен без һәрдаим яктыртып бардык. Ниһаять, уенның җиңүчеләре дә билгеле булды. Беренче урынны аграр көллият кызлары командасы яулады. Аларның район тарихында бу беренче генә тапкыр җиңүләре түгел. Елдан-ел камилләшә барып, яңа көчләр белән тулыланып, һөнәр мәктәбе хезмәткәрләре волейбол уйнау осталыкларын арттыра баралар. Икенче урынны яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге җыелма командасы алды. Өченче урында - сәламәтлек саклау өлкәсе хезмәткәрләре - үзәк шифаханә кызлар командасы. Җиңүчеләргә - Кубок, Мактау кәгазьләре, истәлекле бүләкләр тапшырылды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев