Бүген "Дулкын" спорт-сәламәтләндерү үзәгендә пенсионерлар ярышты
Бүген "Дулкын" спорт-сәламәтләндерү үзәгендә пенсионерлар арасында йөзү буенча ярышлар оештырылды. Ул Республика көненә багышланды. Ир-атлар һәм хатын-кызлар арасында җиңүчеләр билгеләнде. 50 метр озынлыкта беренче урынны Саклаубаштан Зөлфия Фәттахова алды. Икенче урында - Гөлфия Нәҗметдинова. Сарманннан Хәмдия Латыпова өченче булды. Ир-атлар арасында беренчелекне Измаил Купаев алды. Икенче булып, Раян Әхмәтбаев килде,...
Бүген "Дулкын" спорт-сәламәтләндерү үзәгендә пенсионерлар арасында йөзү буенча ярышлар оештырылды. Ул Республика көненә багышланды. Ир-атлар һәм хатын-кызлар арасында җиңүчеләр билгеләнде. 50 метр озынлыкта беренче урынны Саклаубаштан Зөлфия Фәттахова алды. Икенче урында - Гөлфия Нәҗметдинова. Сарманннан Хәмдия Латыпова өченче булды. Ир-атлар арасында беренчелекне Измаил Купаев алды. Икенче булып, Раян Әхмәтбаев килде, Роберт Гәрәев өченче булды. Җиңүчеләргә район яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге җитәкчесе Илгизәр Гаделшин Мактау кәгазьләре һәм истәлекле бүләкләр тапшырды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев