Образование
Илексаз төп гомуми белем бирү мәктәбендә парламент дәресе үтте
Әлеге чарада беренчедән алып тугызынчы сыйныфка кадәрге укучылар катнашты.
Укучылар алдында иң беренче булып авыл җирлеге депутаты Ризатдинов Габбәс Гайнетдин улы чыгыш ясады. Законнар ничек туа? Ничек гамәлгә керә? Менә шундый сорауларга җавапны үз эченә алган чыгышны балалар зур игътибар, кызыксыну белән тыңладылар. Депутаттан соң сүз җебен тарих фәне укытучысы...
Әлеге чарада беренчедән алып тугызынчы сыйныфка кадәрге укучылар катнашты.
Укучылар алдында иң беренче булып авыл җирлеге депутаты Ризатдинов Габбәс Гайнетдин улы чыгыш ясады. Законнар ничек туа? Ничек гамәлгә керә? Менә шундый сорауларга җавапны үз эченә алган чыгышны балалар зур игътибар, кызыксыну белән тыңладылар. Депутаттан соң сүз җебен тарих фәне укытучысы Салихова Рәмзия Равил кызы алды: ул укучылар алдында кызыклы әңгәмә үткәрде. Чыгыш-әңгәмәдән соң мәктәп укучыларына ТР Конституциясенең кабул итү шартлары турында сөйләде. Ул алган белемнәрне ныгытырга, тирәнтен төшенеп аңларга ярдәм итте. Дәреснең йомгаклау өлешендә исә "Гражданнарның хокуклары һәм бурычлары" темасына викторина, «Депутат портреты»н төзе кебек мавыктыргыч биремнәр бирелде. Укучылар барлык викторина сорауларына зур энтузиазм белән җавап биреп, барлык биремнәрне дә ярыша-ярыша үтәде.
Мәктәпнең тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Гөләндәм Хәлиуллина
фото һәм материал: Гөләндәм Халиуллина
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Нет комментариев