Сарманда популяр җырчы Илсөя Бәдретдинованың концерты узды
Үзенчәлекле язмышка ия булган, 15 ел дәвамында тамашачысына тугры булган көчле рухлы Илсөя халыкка ачылды. Үзе әйтүенчә, эчендәгесе - тышында. Залда утырган ирләргә дә күз яшен йөгәнләү кыен булды. "30 май көнне минем 13 ел яшәгән ирем, минем улымның әтисе, минем 300дән артык җырымның сүзләрен дә, көен дә язган автор,...
Үзенчәлекле язмышка ия булган, 15 ел дәвамында тамашачысына тугры булган көчле рухлы Илсөя халыкка ачылды. Үзе әйтүенчә, эчендәгесе - тышында. Залда утырган ирләргә дә күз яшен йөгәнләү кыен булды.
"30 май көнне минем 13 ел яшәгән ирем, минем улымның әтисе, минем 300дән артык җырымның сүзләрен дә, көен дә язган автор, мине сәхнәгә чыгарган кеше, алай гына да түгел, дөнья йөзендәге иң кадерле кешеләремнең берсе - Илфак Шиһапов дөньядан китте. Бөтен татар җәмәгатьчелегенә көтелмәгән авыр хәл булды, ә безнең өчен нәрсә икәнен үзегез чамалыйсыздыр. Бер вакытта да алдап сөйли белмәдем, эчемдәге тышымда. Алдан ук әйтеп куям, ниндидер гайбәт сүзләргә ышанып йөргәнче, үземә карап, күземә карап сорагыз", дип башыннан ук бөтен килгән тамашачыны үзенә каратып куйды җырчы.
Миңа калса искиткеч концерт булды бу.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев