Райондашыбыз "Нечкәбил"дә Лауреат исеменә ия булды
"Нечкәбил" республика бәйгесе Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миннеханов ярдәме белән уздырылып килә. Ул быел унөченче тапкыр үткәрелде. Аның төп оештыручылары булып, республиканың "Гаилә канаты астында" Региональ иҗтимагый оешмасы тора. Гаилә кыйммәтләрен саклап, халык гореф-гадәтләрен буыннан-буынга күчерүне чагылдырган ачык мәйданчыкта райондашлары, җәмгыять алдында абруй казанган ныклы гаиләләр чыгыш ясадылар. Анда безнең...
"Нечкәбил" республика бәйгесе Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миннеханов ярдәме белән уздырылып килә. Ул быел унөченче тапкыр үткәрелде. Аның төп оештыручылары булып, республиканың "Гаилә канаты астында" Региональ иҗтимагый оешмасы тора. Гаилә кыйммәтләрен саклап, халык гореф-гадәтләрен буыннан-буынга күчерүне чагылдырган ачык мәйданчыкта райондашлары, җәмгыять алдында абруй казанган ныклы гаиләләр чыгыш ясадылар. Анда безнең районнан Җәлил район шифаханәсе баш табибы вазифаларын башкаручы, табиб-эпидемиолог Эльвира Илдар кызы Хәбибуллина катнашты. Бөгелмә шәһәрендә узган зона ярышларында уңышлы чыгыш ясап, ул 23 сентябрь көнне башкалабызда "Көчле гаилә" Федераль партия проекты кысаларында үткән Фестивальдә - ярымфиналда район данын яклады, һәм "Ата капиталы" номинациясендә Хәбибуллиннар гаиләсе Лауреат исеменә лаек булды. Елдагыча, Фестиваль киң масштабта һәм бик күңелле үткән. Быел аңа 2500 кеше җыелган. Биш номинациядә җиңүчеләр билгеләнгән.
- Бик җылы хисләр, матур кичерешләр алып, илһамланып кайттык. Көчле һәм мәрхәмәтле гаиләләр үрнәге белән танышуыбызга шатбыз. Мондый күләмле чарада катнашу - безнең өчен зур горурлык, - ди Эльвира Илдар кызы. - Республика буенча 31 районнан 43 гаилә бәйгедә катнашты. Шулар арасында мин - бердәнбер медицина өлкәсендә эшләүче. Гаиләбез белән чыгыш ясадык. Тормыш иптәшем, балаларым белән бергә катнаштык. Һәр конкурсант мул итеп төрле тәмле ризыклардан күргәзмә өстәл әзерләде. Аннан бер музыкаль номер күрсәтергә тиеш иде. Без җырладык, сәламәтлекне саклауга багышланган театральләштерелгән номерда жюри членнарына шаян диагнозлар куйдык. Бик матур, җанлы килеп чыкты.
Ул табын әзерләүдә зур ярдәм күрсәткән үзе эшләгән шифаханә коллективына, бәйгегә баруны оештырган район Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Индира Сәхиповага, "Шәфкать" үзәге психологы Фәридә Шәйдуллинага бик рәхмәтле. Агымдагы елның 7 ноябрендә Эльвира Хәбибуллинаны Казанга биографик кинофильм төшерүдә катнашырга чакырганнар. Райондашыбызны мәртәбәле чыгышы белән ихластан тәбриклибез, хезмәтендә уңышлар, гаиләсенә иминлек телибез.
фото Эльвира Хәбибуллиннаныкы, материал Альбина Сабированыкы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев