Закон и порядок
Профилактика органнары узган елга йомгак ясады
Бүген район прокуроры Эльдар Сабиров җитәкчелегендә район прокуратурасы каршында эшләп килүче эшче төркемнең киңәйтелгән утырышы булды. Ул балигъ булмаганнар арасында кабат хокук бозуларны булдырмау һәм аларны кисәтүгә багышланды. Утырышта профилактика органнарының җаваплы хезмәткәрләре катнашты, узган елгы эшчәнлек турында район эчке эшләр бүлегенең участок уполномоченныйлары һәм балигъ булмаганнар белән эшләү бүлекчәсе...
Бүген район прокуроры Эльдар Сабиров җитәкчелегендә район прокуратурасы каршында эшләп килүче эшче төркемнең киңәйтелгән утырышы булды. Ул балигъ булмаганнар арасында кабат хокук бозуларны булдырмау һәм аларны кисәтүгә багышланды. Утырышта профилактика органнарының җаваплы хезмәткәрләре катнашты, узган елгы эшчәнлек турында район эчке эшләр бүлегенең участок уполномоченныйлары һәм балигъ булмаганнар белән эшләү бүлекчәсе начальнигы Илшат Латыйпов, җәза үтәтү инспекциясенең Зәй муниципальара филиалы өлкән инспекторы Ләйсән Мартемьянова, мәгариф бүлеге методисты Гөлфия Шакирова, яшьләр белән эшләү, спорт һәм туризм бүлеге җитәкчесе Илгизәр Гаделшин, "Шәфкать" үзәгенең гаиләгә ярдәм бүлеге мөдире Ләлә Насыйбуллина, мәдәният бүлеге җитәкчесе Гөлназ Латыйпова чыгышлары тыңланды. Эльдар Сабиров балигъ булмаганнар арасында кабат хокук бозуларны булдырмау һәм аларны кисәтү буенча профилактика органнарының узган елгы эшчәнлеген канәгатьләнерлек дип бәяләде һәм тагын да активрак эшләргә чакырды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Нет комментариев