20 февраль 2018 яңалыклары
-
Хәерле тыныч төннәр, матур төшләр барыгызга да, райондашлар!
Тагын бер көн үтеп, бер кич җитте, йокларга да инде вакыт җитеп килә.Ә бугенгә саубуллашып торам, дуслар, курешуләр көтәм иртәгә. фото:https://pixabay.com/ru/photos/ алынды.
-
Кичке ашка әзерләү өчен райондашларыбызга гөмбә ризыгын тәкъдим итәбез
Уртача зурлыктагы 1 суган, 100-150 гр тавык түше, 3-4 шампиньон, 50 гр сыер мае, 1 аш кашыгы үсемлек мае, 1 аш кашыгы өеп он, 200 мл 10 процентлы сливки, 50 гр сыр Суганны вак итеп турыйбыз да үсемлек маенда кыздырабыз һәм жульен пешәсе табага бушатабыз. Тавык итен дә вак итеп...
-
Районның үзешчән сәнгать осталары чыгышын ТНВ каналыннан карагыз
Хөрмәтле Сарманлылар! 24 февраль көнне 20:30 сәгатьтә ТНВ каналында Сарман район үзешчән сәнгать осталары катнашында "Җырлыйк әле" тапшыруының телевизион чыгарылышын карарга онытмагыз.
-
Мортыштамак мәктәбендә Нияз Акмалның тормыш юлы һәм иҗатына багышланган чара үтте
Мортыштамак төп гомуми белем бирү мәктәбендә Нияз Акмалның туган көне уңаеннан, аның иҗаты һәм тормыш юлына багышланган чара булды. Чараны алып баручылар аның тормышы һәм иҗат юлы белән таныштырдылар, ә укучылар аның шигырьләрен яттан сөйләделәр. Чараны укытучы Шамсиева Э.И. эзерләде.
-
Мәктәп укучылары һөнәрләр сайлый
Сарман аграр көллиятендә "Ачык ишекләр көне" үтте. Чарада Күтәмәле мәктәбенең 9 сыйныф укучылары да катнаштылар. Аларны сыйныф җитәкчесе Ильмир Хөсәенов алып барды. Укучылар көллиятнең машина-трактор паркында булдылар, укыту үзенчәлекләре белән таныштылар, концерт карадылар.Шулай ук Иске Кәшер һәм Сарайлы мәктәбендә укучы балалар да "Ачык ишекләр көне"нә барып көллият белән танышып кайттылар.
-
2017 елда Татарстанда 17 муниципаль архив ремонтланды
Архивларны төзекләндерү мөһим документларның сакланышын тәэмин итә. Республиканың муниципаль архивларын капиталь ремонтлауга 2017 елда 50 миллион сум акча тотылды. Әлеге программа 2017 елдан тормышка ашырыла башлады. Ел дәвамында 17 муниципаль архив төзекләндерелде. 2018 елда тагын 19 муниципаль архивта ремонт үткәрү планлаштырыла. Быел да әлеге программаны финанслау узган елгы дәрәҗәдә калачак.
-
Азалак мәктәбендә Муса Җәлилнең тормыш юлы һәм иҗатына багышланган очрашу узды
Патриотик айлык кысаларында 19 февраль көнне МБГБУ "Азалак төп гомумбелем бирү мәктәбе"ндә «Туган якны өйрәнү" музее хезмәткәре Габдулгазизова Р.Р. белән герой-шагыйрь Муса Җәлилнең тормыш юлы һәм иҗатына багышланган очрашу булды.
-
Хәерле иртә !
Сәламәт,бәхетле булыгыз!Исән имин йөрегез!Матур көннәр,уңышлы эшләр,тәмле ,кайнар чәйләр сезгә фото: https://pixabay.com/ru/photos/ алынды.