САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Закон һәм без

Тиешенчә файдалану таләп ителә

Югарыда телгә алынган законның 6 нчы маддәсе 3 нче пункты нигезендә, хуҗасы тарафыннан җирнең уңдырышлылыгын киметүгә юл куелса да, участок алынырга мөмкин. Уңдырышлылык критерийлары РФ Хөкүмәтенең 612 нче санлы Карарында (22.07.2011) билгеләнгән. Авыл хуҗалыгы җирләренең уңдырышлылык торышы күрсәткечләренә дәүләт исәп-хисабы алып бару тәртибе расланды. Авыл хуҗалыгы министрлыгының 150 нче санлы...

Югарыда телгә алынган законның 6 нчы маддәсе 3 нче пункты нигезендә, хуҗасы тарафыннан җирнең уңдырышлылыгын киметүгә юл куелса да, участок алынырга мөмкин. Уңдырышлылык критерийлары РФ Хөкүмәтенең 612 нче санлы Карарында (22.07.2011) билгеләнгән. Авыл хуҗалыгы җирләренең уңдырышлылык торышы күрсәткечләренә дәүләт исәп-хисабы алып бару тәртибе расланды. Авыл хуҗалыгы министрлыгының 150 нче санлы боерыгының (4.05.2010) 1.5 нче пункты нигезендә, туфракның агрохимик күрсәткечләрен тикшерү биш елга бер тапкыр үткәрелергә тиеш.
Җирне тиешенчә файдаланмау дигәндә, түбәндәгеләрне күздә тотарга кирәк: җир хуҗалары, арендаторлар, җирдән файдаланучылар тиешле таләпләрне үтәмиләр, җирне әйләнә-тирә мохитка начар тәэсир итүче процесслардан саклау, яхшырту чараларын күрмиләр, продукция җитештергәндә, җирнең уңдырышлылыгын торгызу турында кайгыртмыйлар, агротехник (ГОСТ 26244-84), мелиоратив, фитосанитар һәм эррозиягә каршы чараларны үткәрү стандартларын, нормалар, нормативлар, кагыйдә һәм регламентларын үтәмиләр һәм үзләренең гамәлләре белән РФ Җир кодексының 12, 13, 42 нче, "Авыл хуҗалыгы җирләренең уңдырышлылыгын тәэмин итүгә дәүләт көйләве турында"гы 101 нче Федераль законның (16.07.1998) 8 нче маддәләре таләпләрен бозалар.
26640-85 нче Дәүләт стандартының 25 нче пунктында әйтелгәнчә, сөрү җире дигәндә системалы төстә эшкәртелә, авыл хуҗалыгы культуралары, күпьеллык үләннәрне үстерү, шулай ук чиста пар җире өчен кулланыла торган җир күздә тотыла. РФ Хөкүмәтенең 369 нчы Карары (23.04.2012) нигезендә, җир участогын чүп үләннәре каплап алу авыл хуҗалыгы производствосы яки аның белән бәйле башка эшчәнлек алып бармау билгесе булып тора. 76 нчы пунктта әйтелгәнчә, туфрак рациональ, экономик, экологик һәм социаль яктан нигезләнеп файдаланылырга тиеш. 79 нчы пунктта исә тиешенчә файдаланмау нәтиҗәсендә туфракның ярлылануы, биологик активлыгының кимүе турында сүз алып барыла. Шулай итеп, җир хуҗалары, арендаторлар, җирдән файдаланучылар аны сакларга, рациональ файдаланырга, уңдырышлылыгын арттыру өстендә эшләргә тиешләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев