САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
Закон һәм без

Районда урлау очракларының күпчелеге ачылып бара

Билгеле булганча, кеше акчасын урлауның урлаучы өчен дә, корбан өчен дә бик күп тискәре нәтиҗәләре бар. Беренчедән, урлаучы кешеләр һәм җәмгыять алдында ышанычын югалта, икенчедән, нинди генә шома җинаятьче булмасын, ул да күпмедер дәрәҗәдә вөҗдан газабы һәм, мин урлаганны белмәсәләр ярар иде, дигән курку хисе кичерә. Ә акчасын урлаткан кешегә тагы да авыррак була.

Беренчедән, ул матди яктан кыен хәлдә кала. Өстәвенә акчаның табибка, даруханәгә барырга хәстәрләнеп куелуы да ихтимал бит. Гаилә ихтыяҗлары өчен алып куелган булса, аны югалту әтиәнигә генә түгел, өйдәге балаларга да авыр күңел ярасы салырга мөмкин. Ләкин халыкта, без капчыкта ятмый, дигән әйтем дә бар бит әле. Агымдагы елда район судында каралган җинаять эше дә шуны дәлилли. Район суды рәисе ярдәмчесе Сирина Александрованың чыгышы – шул хакта.

– Бу елның гыйнвар аенда Җәлил поселогында яшәүче Зинаида (ред.: исемнәр үзгәртелде) кичке сәгать җиделәр тирәсендә күршесенә керә. Зал бүлмәсендә ул аның йоклап ятканын күрә. Күңелендә шунда ук җинаятьчел ният тә өлгерә: ә ник әле күршесенең йоклап ятуыннан файдаланмаска? Күп уйлап тормый, гамәлләренең кешегә зыян салачагын аңлаган хәлдә, шкафның өске киштәсендә яткан 500 сумлыклар белән куелган 7500 сум акчаны ала да курткасының сул кесәсенә сала. Суд утырышында ул үз гаебен тулысынча таныды.

– Ишек ачык иде, күршемнең акчасы кайда сакланганын да белә идем. Аларны алдым да, үз фатирыма чыгып, компьютер өстәле тартмасына яшердем. Кылган гамәлем өчен үкенәм, – диде ул, урлаган акчаны да кире кайтарырга мәҗбүр булды.

Зыян күрүче дә судта аңлатма бирде.

– Кичке алтылар тирәсендә кухняда бераз алкогольле эчемлек эчтем дә шунда ук йоклап та киткәнмен. Җиде тулып унбиш минутлар киткәч уяндым һәм акчамның югалганын белдем, – дип сөйләде ул.

Шушы ук йортта яшәүче Жаннаның күрсәтүенчә, зыян күрүче акчасы югалганын аңа әйтә һәм хокук сакчыларына хәбәр итүен сорый. Жанна шулай эшли дә. Акчаны урлаучының кем икәнлеге оператив-эзләү чаралары ярдәмендә ачыклана. Зинаиданың гаебе исә түбәндәгеләр нигезендә раслана: зыян күрүче полициягә гариза яза, ике фатирда да – акча урлаучының да һәм зыян күрүченекендә дә тентү үткәрелә, фактлар нигезендә акча урлаучы да үз гаебен таный. Билгеле, уртача 14 мең сум тирәсе пенсия алган зыян күрүче өчен 7500 сум шактый зур югалту була.

Хат ташучы Н. да, зыян күрүченең өенә килеп, пенсия биреп киткәнен әйтте.

Җәза билгеләгәндә, суд җинаятьнең җәмгыять өчен ни дәрәҗәдә куркыныч икәнлеген, җәзаны йомшарткыч шартларны исәпкә алды. Хокук бозучы психиатр һәм наркологта исәптә тормый, гаебен тулысынча таныды, күршесенә китергән зыянны каплады. Ул җиде айга шартлы рәвештә ирегеннән мәхрүм ителде, һәм аңа бер ел да алты ай сынау срогы билгеләнде. Суд аңа ай саен контрольлек итүче дәүләт органында теркәү үтү, яшәү һәм эш урынын үзгәртә калса, бу хакта хәбәр итү бурычын да йөкләде.

Күргәнегезчә, кеше акчасын урлау — вакытлы табыш, әмма ул гомерлек проблемалар китерә. Беренчедән, бу гамәл өчен штрафлар яки җинаять җаваплылыгы каралган, ә моның киләчәктә эш табуда авырлыклар тудыруы мөмкин. Аннан соң, мондый адым якыннарың, балаларың өчен начар үрнәк күрсәтү булып тора. Шул ук вакытта аларның әниләре өчен кешеләр алдында читенсенүләре ихтимал икәнлеген дә онытмаска кирәк. Шуңа күрә, кеше акчасын урлау урынына аны законлы юллар белән табу ягын карарга кирәк. Һәркем алдында йөзең дә ак, күңелең дә тыныч булыр.

Зөлфия Шәрипова

Рәсем ясалма интекллект ярдәмендә генерацияләнде

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев