Кеше гомере штрафтан да кыйммәтрәк
Хокук, шул исәптән юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозганда, һәр гамәлең өчен җавап бирергә туры киләчәген онытмаска кирәк.
Сентябрь һәм октябрь айларында җәмәгать судьяларының 1 суд участогында алкогольле эчемлекләр һәм наркотик матдәләр кулланган хәлдә машина йөртүчеләр белән бәйле – 8, исереклеккә тикшерү һәм медицина тикшерүе үтүдән баш тарту белән бәйле 9 эш каралган.
Д. ЮХИДИ хезмәткәрләре тарафыннан Сарман-Җәлил трассасында иртәнге җиденче яртыда исереклек билгеләре белән тоткарланган. Алкотестерга өргән, үз гаебен таныган. Ул өреп чыгарган бер литр һавада алкоголь концентрациясе күләме 0,306 мг чыккан, ягъни нормадан – 0,166 миллиграммнан артыграк булган. Судка килмәгән.
Г. белән дә нәкъ шушындый хәл килеп чыккан, ләкин ул исерек килеш иртәнге түгел, кичке сәгатьтә тоткарланган, алкотестерга өргән, ул өреп чыгарган бер литр һавада алкоголь күләме 0,893 мг тәшкил иткән.
И. дә аларның гамәлләрен кабатлаган, ләкин алда телгә алынган тоткарланучылардан алкоголь куллану буенча тагы да арттырып җибәргән – анда алкоголь концентрациясе күләме 0,982 мг булган. Үз гаебен таныган. “Эшне миннән башка гына каравыгызны сорыйм”, – дип, судка телефонограмма җибәргән.
Алкогольле эчемлекләр кулланган хәлдә руль артына утыру буенча рекордны Е. куйган. Ул кич белән Җәлил-Сарман юлында тоткарланган, ул өреп чыгарган бер литр һавада 1,340 мг алкоголь концентрациясе барлыгы ачыкланган.
Н. кичке унда Сарманда тоткарланган. Ул өреп чыгарган бер литр һавада алкоголь концентрациясе нормадан 0,04 мг га гына артыграк булса да, юл хәрәкәте сагында торучылар аның үз-үзен тотышында хилафлык барлыгын сизеп алганнар. Н. үзе дә гаебен шунда ук таныган, суд утырышына килмәгән. Аның өчен судта яклаучы чыгыш ясаган.
Руль артына аалкогольле эчемлекләр кулланган хәлдә утыручы бу гражданнарның барысы да ел ярымга транспорт йөртү таныклыгыннан мәхрүм ителгәннәр һәм аларга шулай ук 30 мең сум күләмендә штраф салу турында карар чыгарылган.
Район юлларында наркотик исереклек билгеләре белән тоткарланучылар да бар. Б., мәсәлән, шундыйлардан. Ягъни тоткарланган вакытта аның сөйләме бозылган, басып торуында тотрыксызлык күзәтелгән. Ләкин ул алкотестерга өрүдән дә, хастаханәгә медицина тикшерүенә барудан да баш тарткан.
О. исереклек билгеләре белән кичке дүртенче яртыда тоткарлана. Аның тән тиресе төсендә үзгәрешләр, үз-үзен тотышында сәерлекләр күзәтелгән. Ләкин алкотестер алкоголь исереклеген расламый, 0 күрсәтә. Юл хәрәкәте сагында торучылар аны, наркотик исереклегендә шикләнеп, Яр Чаллы шәһәренең наркология диспансерына алып баралар. О., анда барырга ризалык белдерсә дә, диспансерга барып җиткәч, табиблар алдында медицина тикшерүеннән баш тарта.
Закон нигезендә алкотестерга өрүдән һәм медицина тикшерүеннән баш тартучыларга да алкогольле эчемлекләр кулланган хәлдә руль артына утыручыларга каралган төсле үк җаваплылык каралган. Шулай итеп, югарыда телгә алынган “отказник”лар да ел ярымга транспорт йөртү таныклыгыннан мәхрүм ителгәннәр һәм 30 мең сум күләмендә штрафка тартылганнар.
Ә Р.ның эше тагы да гыйбрәтлерәк. Ул җәйге төннәрнең берсендә исереклек билгеләре белән тоткарлана. Ләкин алкотестер экраны 0 күрсәтә. О. хастаханәгә наркотик исереклеккә тикшерелергә барудан баш тарта. Бер ай вакыт үтәргә өлгерми, ул кабат шундый ук билгеләр белән тоткарлана һәм беренче тапкыр эләккәндәге төсле хәл кабатлана: алкотестер 0 күрсәтә, ләкин Р.да исереклек билгеләре була, әмма ул медицина тикшерүеннән баш тарта. Ул суд тарафыннан ике эш буенча да җаваплылыкка тартыла – аңа һәркайсы өчен 30 ар мең сум күләмендә штраф салына, ул һәркайсы буенча ел ярымга транспорт йөртү таныклыгыннан мәхрүм ителә.
Бу очракта закон нигезендә шулай каралган: беренче эш буенча ел ярым срокны үтеп бетергәч кенә икенче ел ярым срок башлана. Шулай итеп, Р. транспорт йөртү хокукыннан барлыгы өч ел файдалана алмый булып чыга. Ни өчен һәр эш буенча аерым җәза бирелде, дигән сорау туарга мөмкин. Чөнки беренче эш буенча хөкем карары үз көченә кереп өлгерми, ул икенче тапкыр хокук боза, – ди бу уңайдан 1 суд участогы судьясы Айнур Хаҗиев.
Закон телендә транспорт чарасы “тагы да югарырак куркынычлылык чыганагы” дип атала. Транспорт йөртү хокукыннан ел ярымга мәхрүм ителү һәм 30 мең сум күләмендәге штраф беренче карашка олы җәза булып тоелса да, кешеләр иминлеге һәм гомере турында сүз барганда, аның әһәмияте бик тә кечерәеп кала.
ФОТО:https://ru.freepik.com
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев