САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Закон һәм без

Җир бүлгәндә, ришвәт сорамыйлармы?

Хезмәт күрсәтүче һәм алардан файдаланучы арасында турыдан-туры элемтә булмау коррупцион факторларның барлыкка килү куркынычын киметә.

Районның Милек һәм җир мөнәсәбәтләре өлкәсендә ришвәтчелеккә каршы көрәшнең киләчәге нинди, бүгенге көндә ниләр эшләнә –палата рәисе Наил Миңнеголов белән әңгәмәбез шул хакта.
– Наил Нәҗипович, ришвәт-челек проблемасы сезнең өлкәдә нинди актуальлеккә ия?
– Эш нәтиҗәләре күрсәт-кәнчә, агымдагы елда риш-вәтчелек белән бәйле дәгъвалар каралмады. 
– Палата башка дәүләт структуралары белән ришвәтчелеккә каршы хезмәттәшлекне ничек оештыра?
– Ришвәтчелекне профилактикалау буенча чаралар күрү максатларында, палата тарафыннан хокук саклау органнары, башкарма хакимиятнең федераль һәм территориаль органнары, ТР Җир һәм милек мөнәсәбәтләре министрлыгы, башка дәүләт органнары, шулай ук муниципаль районның җирле үзидарә органнары белән тыгыз элемтә булдырылган. Коррупциягә каршы механизмнарны тормышка ашыру максатларында, палатада физик һәм юридик затларга муниципаль хезмәтләр күрсәткәндә, контроль функцияләрне үтәгәндә, административ регламентлар һәм муниципаль хезмәтләр турындагы мәгълүмат районның официаль сайтында урнаштырыла. 2023 елдан башлап, барлык муниципаль хезмәтләр ТР дәүләт һәм муниципаль хезмәте порталы аша электрон формада күрсәтелә. Ришвәтчелекне профилактикалауның тагын бер төп ысулы булып,  муниципаль хезмәтләрне күрсәтүнең административ регламентын гамәлгә кертү тора. Бу очракта төп максат гражданнарның хәбәрдарлыгы проблемасын хәл итүгә юнәлдерелә. 
– Палата күрсәткән хезмәт-ләр арасында кайсылары аеруча популяр?
– Район Башкарма коми-тетының “Муниципаль хез-мәтләр күрсәтүнең административ регламентларын раслау турында”гы карары нигезендә палата тарафыннан 37 төрле муниципаль хезмәт күрсәтелә. Алар арасында иң популярлары да бар. Мәсәлән, агымдагы елда муниципаль милек исәбендә торучы җир участок-ларын бирүне якынча раслау буенча күпфункцияле үзәк белән 10 хезмәт башкарылган. Муниципаль милек исәбендә торучы җир кишәрлекләрен бирү, ягъни торглар аша 7 хезмәт күрсәтелгән. Муниципаль милектәге җирләрдән яисә җир кишәрлегеннән файдалануга, җир кишәрлекләре бирмичә һәм сервитут, гавами сервитут билгеләмичә генә, рөхсәт бирү буенча 48 хезмәт башкарылган. Муниципаль милектәге җирләрне яисә җир кишәрлекләрен һәм хосусый милектәге җир кишәрлекләрен яңадан бүлү буенча 1 мөрәҗәгать булган. Территориянең кадастр планында җир кишәрлеген яисә җир кишәрлекләрен урнаштыру схемасын раслау буенча 125 хезмәт күрсәтелгән. Муниципаль милектәге җир кишәрлеген милеккә, арендага, даими (сроксыз) файдалануга, түләүсез файдалануга торглар үткәрмичә генә бирү буенча 274 хезмәт тәкъдим ителгән. Муниципаль милек исәбендә торучы җир участок-ларын физик яки юридик затка түләүсез бирү буенча 11 хезмәт исәпләнә. 
– Электрон системалар һәм технологияләр ришвәтчелекне киметүдә ничек ярдәм итәләр?
– Татарстан Республикасы җитәкчелеге кушуы буенча, 2022 елдан башлап, барлык муниципаль хезмәтләр дә күпфункцияле үзәкләр яки дәүләт порталы аша күрсәтелергә тиешләр. Болай эшләгәндә, хезмәт күр-сәтүче һәм алардан файдаланучы арасында турыдан-туры элемтә булмый, һәм коррупцион факторларның барлыкка килү куркынычы кими. Өлкән яшьтәге кешеләр, шәхси кабинетлары булмау сәбәпле, әлбәттә, палатага шәхсән мөрәҗәгать итәргә мөмкиннәр. Бу очракта палата хезмәткәрләре аларның гозерләрен канәгатьләндерүгә каршы килүне кешелексезлек принциплары дип исәплиләр. Җир ресурслары белән эш иткәндә, җир кишәрлекләрен торгларсыз гына файдалануга тапшырганда, яки башка берәр бәхәсле хәлләр барлыкка килгәндә, коррупциячел очракны булдырмау максатларында, палата эш итү актлары проектларын Татарстан Республикасы мөлкәт һәм җир мөнәсәбәтләре министрлыгының юридик бүлеге белән килештерә, ә бел-гечләр үз компетенцияләре кысаларында материалларга хокукый экспертиза уздыралар. Гражданин түләүсез җир участогы сорап мөрәҗәгать иткәндә, палата әлеге физик затның ташламалы категориягә керәме-юкмы икәнлеген тикшерә. Моның өчен төрле дәүләт органнарына ведомствоара запрос җибәрелә.
Коррупциоген факторларга юл куймау максатларында, җир буенча торглар үткәрү, приватизация уздыруга дучар булган милеккә бәя бирү хакында мәгълүмат муниципаль районның официаль сайтында урнаштырыла. Бу, үз чиратында, муниципаль милек белән идарә иткәндә, ришвәтчелеккә юл куелу куркынычын киметә. 
– Күп балалы гаиләләргә җир бирү гамәлдәме әле?
– Әйе, бу уңайдан шуны билгеләп үтү урынлы булыр, федераль закон кысаларында күп балалы гаиләләргә бушлай җир участогы бирү дәвам итә. Агымдагы елның декабрь башына булган мәгълүматларга караганда, 2011-2024 еллар эчендә барлыгы 1021 җир участогы бирелгән. Шуларның 422се – Җәлилдә, 494е – Сарманда, авыл җирлекләрендә – 105 участок. Җир участогы сорап, быел 14 гариза керде. Аларның дүртесе уңай хәл ителде, 8е кире кагылды. Ике гаилә әлегә чиратта тора.  
– Палата тарафыннан ришвәтчелеккә каршы нинди конкрет чаралар күрелә һәм инициативалар кертелгән?
– 2019 елдан башлап, муниципаль милекне приватизацияләү электрон мәйданчыкта башкарыла. Моның өчен Татарстанда аерым мәйданчык билгеләнгән. Анда торглар уздыруның үзен-чәлекләре бар. Дөнья читен-дә булып та, торгта катнашырга гариза бирергә, милекне алу-сатуга килешү төзергә мөмкин. 2023 елның 1 мартыннан җир учас-токлары буенча торглар фәкать сәүдә мәйданчыкларында гына уздырыла. 
Агымдагы елда палата тарафыннан аукцион аша арендага 6 җир участогы бирелгән. Аларның өчесен шәхси хуҗалык җәелдерү өчен алсалар, берсен авыл хуҗалыгы өчен кулланачак-лар. Берсе – склад, тагын берсе көнкүреш калдыклары полигоны өчен файдаланылачак. 
Йорт җиткерү, шәхси ху-җалык алып бару өчен, бакчачылык ихтыяҗларына, крестьян-фермерлык хуҗалыгы эшчәнлеге максатларында җир кишәрлеге бирү Россия Федерациясе Җир кодексының 39.18 маддәсе нигезендә башкарыла. Ул түбәндәге тәртиптә уза. Мәсәлән, крестьян-фермерлык хуҗалыгы җитәкчесе, җир сорап, җирле үзидарә органнарына мөрәҗәгать итә. Егерме көннән артмаган срокларда җирле үзидарә органнары, җирлек уставында күрсәтелгән муниципаль актларга каралган таләпләр нигезендә, җир бүлеп бирү хакындагы хәбәрне районның официаль сайтында, торглар сайтында һәм “Новый Сарман” газетасында урнаштыра. Шулай ук җир участогы бирүдән баш тартырга да мөмкин. 
Җир участогына хокук алу теләге булган гражданнар яки фермер хуҗалыклары аукционда катнашу өчен гариза бирә алалар. Шул рәвешле шәхси хуҗалык алып бару өчен – 3, авыл хуҗалыгы максатларында куллану өчен бер җир учас-тогы аукционга куелды. Алар электрон мәйданчыкта уздырылды, җиңүчеләр белән аренда килешүе шулай ук электрон башкарылды. Димәк, физик затлар, палатага килмичә генә, җир участогы өчен аренда килешүе төзи алдылар. 
– Муниципаль милек белән идарә итү буенча тагын нинди чаралар күрелә?
– Агымдагы елда аукцион аша бер муниципаль милек сатылды. 2024 ел башына җир арендасы өчен булган әҗәтләр 345 мең сумны тәшкил итте. Бүгенге көнгә кадәр аларны кайтарып алу буенча дәгъва итү эшләре башкарыла. Әҗәтлеләр адресына 100 хат юлланды. Бик күп әҗәте булганнар аларны тулысынча капладылар. Ә азрак әҗәтлеләр, гадәттә, дәгъва хатларын алгач кына “кыймылдый” башлыйлар. Ел ахырына әҗәтләр күләме 102 мең сумга калды. 
Агымдагы елның 1 декабренә булган мәгълүматларга караганда, муниципаль милек белән идарә итү чаралары кысаларында, районның берләштерелгән бюджетына 11 миллион 230 мең сум акча кергән. Бу еллык планга карата 113 процент үтәлешне тәшкил итә. Җир участогы арендалау планы да 110 процентка үтәлгән. Милек арендалаудан 407,43 мең сум кергән. Җир участоклары сатудан – 942 мең, милектән 493 мең сум акча күчкән. Башка керемнәр 244 мең сумны тәшкил итәләр. 
Сарман муниципаль район территориясендә, 518-ФЗ санлы Федераль закон нигезләмәләрен тормышка ашыру максатларында, күчемсез милек хуҗаларын ачыклау буенча да чаралар уздыру планлаштырылган иде. Бу эш тә май аенда уңышлы тө-гәлләнде. 
– Әңгәмәгез өчен рәхмәт.

Зәлинә Шәмсетдинова рәсеме. Сарман балалар сәнгать мәктәбе укучысы, 8 яшь.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев