САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Закон һәм без

Балаларга карата җинаять кылудан сак бул

Мөнәсәбәтләр ирекле булса да, балигъ булмаган үсмергә карата кылынган һәр законсыз гамәл — җинаять.

Балигъ булмаган кыз балаларга карата кылынган җенси характердагы җинаятьләрнең саны арта бара. Агымдагы елның ун аенда район судында, мәсәлән, шундый дүрт эш каралган. 

2001 елгы М. да ундүрт яше тулмаган кыз бала белән җенси мөнәсәбәткә керү нияте туа. Машинаның шофер утыргычында утырган хәлдә ул, аңлы рәвештә, үз гамәленең законга каршы икәнлеген һәм тискәре нәтиҗәләргә китерәсен, кыз баланың балигъ булмаганлыгын белгән хәлдә, икесенең дә ризалыгы белән җенси мөнәсәбәткә керә. Моның белән ул балигъ булмаган яшүсмернең психик, физик һәм әхлакый үсешенә зыян китерә. Кыз балага карата анда сәламәт булмаган җенси кызыксыну, җенесләр арасында әхлаксыз мөнәсәбәт барлыкка китерә торган гамәл кыла. 
М. суд утырышында үзенең гаебен таный һәм түбәндәгеләрне күрсәтә. Җәй көне ул балигъ булмаган кызны машинасына утырта һәм үзләре яшәгән торак пункттан читкәрәк алып китә. Машинаның шофер утыргычында утырган килеш, бернинди мәҗбүр итүсез кыз белән җенси мөнәсәбәткә керә. М. ның әйтүенчә, ул кызның ничә яшьтә икәнлеген белмәгән, аны җенси якынлык кылырга мәҗбүр итмәгән. Теләгән очракта, кыз машина руле сигналына баса яки машинадан чыгып китә алган булыр иде, чөнки машина ишекләре бикле булмаган. М. ның судта биргән күрсәтмәләреннән шунысы да билгеле: ул кызны әнисе белән соңгысының эш урынына илтеп куйган һәм кире алып кайткан. Аннан соң, ватсап аша язышып, иртәнге биш сәгатьтә кызны чакырып чыгарган һәм торак пункттан читкәрәк алып китеп, ниятен тормышка ашырган. 

Ләкин балигъ булмаган Н. судта бөтенләй икенче төрле күрсәтмә бирә. 

— М. миңа карата шантаж кулланды, минем ялангач төшкән фотомны, Интернет челтәренә чыгарам, дип әйтте, мине чишенергә мәҗбүр итте. Мин аннан курыктым. Ул мине алдына утыртты һәм көчләде. Эчке киемемдә кан күренде. Машинадан чыгып кача алмадым, ишекләр бикле иде, — ди кыз. 

Ул тикшерү вакытында шулай ук беренче егете белән аерылышканын, М. белән очраша башлавы турында әйтә. Ләкин дуслары да, эксперт бәяләмәсе дә моның киресен раслыйлар. Кызның тәнендә җәрәхәт табылмаган, ул М. белән җенси мөнәсәбәткә кергәнче үк җенси тормыш белән яшәгән, кызның йөкле икәнлеге расланмаган. Суд-психиатрия экспертлары бәяләмәсе буенча, кызда психик тайпылыш ачыкланмаган, акыл сәләте ягыннан да үзе белән булган хәлләрне дөрес кабул итәрлек, алар турында дөрес күрсәтмә бирерлек хәлдә булган. Әмма, яшь ягыннан өлгермәгән булу сәбәпле, үзенә карата кылынган гамәлнең җенси әһәмиятен аңлый алмаган, шул сәбәпле, аңлы рәвештә каршылык та күрсәтә алмаган. Хәзер аңа — унбиш яшь. Ул инде үзенә карата кылынган гамәлләрнең характерын һәм әһәмиятен аңларлык. Анда шулай ук фантазиягә, чит кеше тәэсиренә бирелү билгеләре ачыкланмаган. 

Суд-психиатрия экспертлары бәяләмәсенә караганда, М. да да хроник, психик, акыл артталыгы күзәтелми. Ул үз гамәлләрен, аларның куркыныч нәтиҗәләргә китерү ихтималын аңларлык, алар белән идарә итәрлек. Аның кызның ничә яшьтә булуын белмәве турындагы дәлилләре нигезсез һәм башка материалларга каршы килә. М. берничә тапкыр кыз укыган мәктәпкә барган, аның ничәнче сыйныфта укуы хакында белгән. Икенче бер шаһит та аңа җинаять кылынган вакытта кызга унөч яшь икәнлеге турында әйткәнлеген раслый. Зыян күрүченең егет каршында шантаждан куркып чишенүе, аның ялангач төшкән фотоларын Интернетка урнаштыру белән янавы суд утырышында шулай ук расланмый. М. да андый фотолар булмаган, моны шаһитлар да раслый. Икенче бер шаһит кызның егет белән җенси мөнәсәбәткә үз теләге буенча керүен, бу хакта Н. ның аңа үзе хәбәр итүе турында әйтә. Кызның егетнең физик көч куллануы турындагы дәлиле дә нигезсез. Анда кызның әнисе дә, иптәш кызы да тән җәрәхәтләре күрмәгәннәр. 

Суд зыян күрүченең күрсәтмәләренә тәнкыйть күзлегеннән карый, аларны дәлилләр белән кире кагыла дип саный. Шул ук вакытта бу күрсәтмәләрне М. ның гаебен раслый торган дәлилләр рәтенә дә кертеп була. Суд М. ның, кызның яшен белүдән тыш, башка гаепләрен тануын да билгеләп үтә. Суд аны үз-үзен яклау, гаебен йомшарту ысулы дип кабул итә, чөнки кеше законга каршы булмаган барлык юллар белән үзен якларга хокуклы. Ләкин М. ның бу хактагы күрсәтмәләре эзлекле түгел, җыелган материалларга каршы килә. Аның гаебе суд утырышында каралган дәлилләр белән раслана. Суд М. ның җинаятьне аңлы рәвештә эшләгәнен, аның җәмгыять өчен куркыныч икәнлеген, балигъ булмаган баланың җенси кагылгысызлыгын һәм иреген бозганын исәпкә ала. Аның моңа кадәр җинаять кылмавы, психиатр һәм наркологта исәптә тормавы, уңай характеристикасы да игътибарга алына. Шулай ук аның гаебен тануы, кылган гамәлләре өчен үкенүе, җинаятьне тикшерүгә, ачуга актив ярдәм итүе дә җәзаны йомшарткыч факт буларак кабул ителә. Ләкин суд аның төзәлүе иректә мөмкин түгел, шул ук вакытта аңа йомшаграк җәза бирүне мөмкин дип саный. Суд тарафыннан ул «гаепле» дип табыла, һәм аны 1,6 елга ирегеннән мәхрүм итү турында карар чыгарыла. М. җәза срогын гомуми режимдагы төзәтү колониясендә үтәчәк.

ФОТО:https://ru.freepik.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

1

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев