Иминият ни өчен кирәк?
Агымдагы елның 9 аенда район судында иминият полисы белән бәйле 1 эш каралган.
Машина йөртүчеләрдән иминият полисына кагылышлы сорауларны да ишетергә туры килә. Белгәнебезчә, закон нигезендә автомобильдә йөрүчеләрнең барысы да гражданлык җаваплылыкларын иминиятләргә тиешләр, ягъни аларның барысының да мәҗбүри иминият полислары булырга тиеш. “Страховка”сыз йөргән өчен, штраф рәвешендәге административ җаваплылык каралган. Ләкин районда аннан башка да транспорт белән идарә итүчеләр бар. Тик моның ахыры, гадәттә, күңелсез тәмамлана. Суд залыннан алынган түбәндәге эштә сүз шуның хакында бара.
Район үзәге урамнарының берсендә юл-транспорт һәлакәте була, ике машина бәрелешә. Беренче машина хуҗасы Шакиров (фамилияләр үзгәртелде) авариядә гаепле дип табылган гражданин З. һәм ул идарә иткән машина хуҗасы И. өстеннән судка гариза бирә. Тикшерү барышында ачыкланганча, машина хуҗасының авария вакытына автогражданлык җаваплылыгы иминиятләнмәгән булып чыга. Шуңа күрә авариядә килгән зыянны иминият оешмасыннан эзләп алу мөмкин булмый. Зыян күрүче килгән зыянга бәя бирү процедурасын үз инициативасы белән башкарырга мәҗбүр була. Килгән зыян эксперт бәяләмәсе буенча 200 000 сумнан артык дип билгеләнә. Эксперт хезмәте өчен чыгымнар – 7000, телеграф хезмәтенә – 584,6, юридик хезмәт өчен 5000 сум тәшкил итә. Шушылардан чыгып, гариза бирүче җавап бирүчеләр З. һәм И.дән килгән зыянны каплатуларын сорый. “Килгән зыян” сүзе астында авария нәтиҗәсендә бозылган мөлкәт кенә түгел, аның нәтиҗәсендә алынмый калган керем дә күздә тотыла.
Россия Федерациясенең Гражданлык кодексы нигезендә, зыян күрүче, әгәр законда башка вариант каралмаган булса, үзенә килгән зыянны тулы күләмдә каплауларын таләп итә ала. Законда шулай ук транспорт хуҗасының гражданлык җаваплылыгын иминиятләргә тиешлеге турында әйтелә. Җаваплылык мәҗбүри яки ирекле формада иминиятләнмәгән һәм транспорт хуҗасы гаепле икән, ул закон нигезендә зыян күрүче якка килгән зыянны түләргә тиеш. Тикшерү барышында гариза бирүчегә зыянның З. гаебе белән ясалуы ачыкланды. Иминият полисы булмаганлыктан, ул, гомумән, машина руле артына утырырга да тиеш түгел иде. Шулай ук машина хуҗасы да гаепле. Ул транспорт чарасын З.гә үз теләге белән биргән, машинаны, машина белән идарә иткәндә килү ихтималы булган зыян өчен җаваплылыкны икенче затка закон билгеләгән шартлар нигезендә йөкләмәгән. Шуңа күрә зыян күрүченең зыянны машина хуҗасыннан да, аны йөртүчедән дә түләтү турындагы таләбе өлешчә генә канәгатьләндерелде. Ягъни авария нәтиҗәсендә килгән 200 000 сумнан артык зыянны, эксперт, телеграф, юридик хезмәт, почта чыгымнарын машина хуҗасыннан түләтү турында карар чыгарылды. Гариза бирүченең аларны машина руле артында булган З. дән дә эзләп алу турындагы таләбе кире кагылды. Әгәр З. машинаны рөхсәтсез яки урлап алып киткән булса, бу очракта машина хуҗасы гаепсез дип табылыр һәм килгән зыян авариядә гаепле дип табылган З.дән эзләп алыныр иде, – диде бу уңайдан район суды рәисе ярдәмчесе Ландыш Фатыйхова.
Аңлашылганча, иминият полисы машина хуҗасына авария очракларында үзен юл хәрәкәтендә катнашучылар алдында финанс җаваплылыгыннан саклар өчен кирәк. Ул булмаган очракта, гадәттән тыш хәлләрдә машина хуҗасы зур чыгымнарга дучар булырга мөмкин.
Фото:https://ru.freepik.com/
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев