Дәүләт серен чишкән өчен РФсе кануннарында берничә төр җаваплылык каралган
Дәүләт серен чишү экстремизмга юл ача.
Россия Федерациясе кануннарында моның өчен берничә төр җаваплылык каралган.
Дәүләт сере, диюгә, шул исемдәге кинофильм күз алдына килеп баса. Аны карап та, әлеге төшенчәнең ни дәрәҗәдә мөһим һәм әһәмиятле икәнен аңлавы кыен түгел. Бу хакта районның террорга каршы комиссиясе секретаре вазифаларын да башкаручы район башлыгының ришвәтчелеккә каршы көрәш мәсьәләләре буенча ярдәмчесе Гөлнара Әлмөхәммәтова белән дә сөйләшеп алдык.
- Гөлнара Габделхаковна, дәүләт сере мәгълүматның иң саклана торган төре буларак билгеле. Нилектән шулай ул?
- Чыннан да, бу шулай. Чөнки дәүләт серен чишүдән соң булган нәтиҗәләр гаять колачлы. Зыян тулаем дәүләткә, аның эчке һәм тышкы куркынычсызлыгына, шулай ук безнең илнең тормыш өчен мөһим булган башка мәнфәгатьләренә салынырга мөмкин. Нәкъ менә шуңа күрә әлеге хокук бозулар өчен берьюлы берничә төр законда җаваплылык каралган, һәм ул чикләнгән мәгълүмат таратуның теләсә нинди башка төрләрен фаш итүгә караганда катгыйрак.
- Дәүләт серен чишкән өчен нинди төр җаваплылыкка тартырга мөмкиннәр?
- Кануннарда дүрт төрле җаваплылык күздә тотыла. Беренчедән, җинаять җаваплылыгы. Икенчедән, административ, аннан гражданлыкхокукый һәм дисциплинар (дәүләт хезмәткәрләре белән булган очракта) җаваплылык каралган.
- Сез атаган җаваплылык төрләренә кайсы очракларда җәлеп итә алалар?
- Мәсәлән, җинаять җәзасына дучар ителгән гамәлләр РФ Җинаятьләр кодексының берьюлы берничә маддәсендә каралган. «Дәүләт хыянәте» 275 маддәсе нигезендә, хезмәт, эш, уку яки законда билгеләнгән башка төрле очракларда билгеле булган мәгълүматка ия Россия Федерациясе гражданнары тарафыннан чит дәүләткә, халыкара яки башка дәүләт оешмасына дәүләт серен ачкан өчен җаваплылык каралган. «Шпионаж» 276 маддәсе шулай ук чит ил дәүләтләре, оешмалары мәнфәгатьләрендә яшерен белешмәләр таратуга бәйле составларны тәшкил итә. Әмма бу юлы Россия Федерациясе гражданнары түгел, ә чит ил гражданнары һәм гражданлыгы булмаган затлар тарафыннан яшерен мәгълүмат тарату белән бәйле җинаять карала. «Дәүләт серен чишү» 283 статьясы РФ Җинаятьләр кодексының 275 һәм 276 статьяларында күрсәтелмәгән субъектларга мәгълүмат тараткан өчен җаваплылык билгели. Әлеге җинаятьләрнең аермалы билгеләре булып, югары иҗтимагый куркынычлылык тора. Шуңа бәйле рәвештә, кылган җинаятьләр өчен 20 елга кадәр иректән мәхрүм итү каралган. Яшерен мәгълүматны фаш иткән өчен административ җаваплылык бары тик җинаятьчеләрнең гамәлләре җинаятьләр канунында каралган нәтиҗәләргә китермәгән очракта гына мөмкин. Бу хакта РФ Административ хокук бозулар хакындагы Кодексының "Чикләнгән мәгълүмат тарату" дип исемләнгән 13.14 маддәсендә әйтелә. Җинаятьләрнең әлеге составы практикада бик сирәк очрый. Гадәттә, сер чишүдән зыян килә икән – җинаять җаваплылыгына, зыян булмаса, дисциплинар җаваплылыкка тарталар. Гражданлыкхокукый җаваплылык та мөмкин. Мәсәлән, әгәр чит ил агентларына хәрби эшләнмәләр турында белешмәләр таратылса, һәм бу аны үзгәртүне яки яңа төрлегә алмаштыруны таләп итсә, гаепле кешегә яңа техника уйлап табу чыгымнарын капларга таләп итәргә мөмкиннәр. Ә хокук саклау органнарының яшерен хезмәткәре турындагы мәгълүмат җәмәгатьчелеккә таралса, ул мораль зыянны кайтару турындагы дәгъва белән судка мөрәҗәгать итә ала. Дисциплинар җаваплылык очрагында барысы да гаеп формасына һәм кылган җинаятьнең авырлыгына бәйле. Әгәр дә хезмәткәр яшерен мәгълүматларны өченче затларга явыз ният белән тапшырган икән, ул эштән азат ителәчәк, һәм аны җинаять җаваплылыгына да җәлеп итү ихтималы зур. Әгәр фаш ителүдән зыян юк һәм кылынган җинаять саксызлык аркасында килеп чыккан икән, хезмәткәргә карата җиңелрәк җәза бирү (кисәтү ясау, кисәтү, башкарган вазыйфага тулы булмаган туры килү турында кисәтү) кулланыла.
- Сүз уңаеннан, террорчылык хакында да сөйләшеп алыйк. Очраклы рәвештә террорчылыкны финанслауда катнашудан ничек сакланырга?
- Кызганычка каршы, хәзерге заманда очраклы хәйриячелек еш кына төрле террорчылык оешмаларын финанслауның төп каналларының берсенә әверелде. Бу ничек барлыкка килә соң? Мөгаен, Сез еш кына төрле электрон массакүләм мәгълүмат чараларында теләсә кайсы нормаль кешенең йөрәгенә үтеп керә ала торган реклама роликларына тап булганыгыз бардыр. Аларда төрле оешмалар фондына ярдәм акчалары күчерүне үтенәләр. Мәсәлән, мәгариф проектларын гамәлгә ашыруда, авыруларга яисә табигый бәлаказалардан зыян күрүчеләргә ярдәм итүче әйләнә-тирә мохитне һәм хайваннарны яклау белән шөгыльләнүче оешмалар исеменнән. Мондый чакыруларга битараф калмаганнар күп. Күпчелек очракта роликларда карта, счет номерлары күрсәтелә. Нәкъ менә шундый чакларда, күпме генә игелек кылырга теләсәгез дә, сак булу кирәк. Соңгы вакытларда радикаль хәрәкәтләр яклылар, социаль челтәрләрдә һәм мессенджерларда мәгълүмат таратып, аз күләмдәге ярдәм җыю алымын куллана башладылар. Бу очракта “тыңлаулы” гражданинның җинаятьчеләрне финанслаучы зат булу ихтималы арта. Әлбәттә, аңлы рәвештә эшләгән белән капканга эләккән кеше арасында аерма бар. Шулай булуга карамастан, кануннар җитди, әмма гадел. Кылган гамәлләр өчен барыбер җавап тотарга туры киләчәк.
- Ә террорчыларны финанслауга нинди гамәлләр керә?
- РФ Җинаятьләр кодексының 205, 205.1, 205.2, 205.3, 205.4, 205.5, 206, 208, 211, 220, 221, 277, 278, 279 һәм 360 маддәләрендә күрсәтелгән террорчылык юнәлешләренең берсен генә булса да әзерләүдә, оештыруда һәм финанслауда аңлы рәвештә катнашу яки финанс хезмәте күрсәтү, акчалар җыю террорчыларны финанслауга тиң. Бу теракт оештыруны әзерләгән җинаятьчел төркемне, кораллы формированиене, җинаять төркемен, затны материаль яктан тәэмин итүгә дә кагыла.
- Террорчыларга матди ярдәм күрсәткән өчен нинди җаваплылык каралган соң?
- Җинаятьләр кодексында бу уңайдан тулы состав күрсәтелгән. Террорчыларны финанслаган өчен РФ Җинаятьләр кодексының 205.1 маддәсенең 1.1 часте нигезендә җавап тотарга туры киләчәк. Әлеге төр җинаять кылган өчен 15 елга кадәр иректән мәхрүм итү җәзасы бирелә. Хезмәт вазыйфасыннан кулланган очракта – 20 елга кадәр яки гомерлек тоткын каралган. Экстремизмны финанслаган өчен, РФ Җинаятьләр кодексының 282.3 маддәсенең 1 часте нигезендә, гражданинны 8 елга кадәр ирегеннән мәхрүм итәргә мөмкиннәр, хезмәт урыныннан файдаланган очракта – 10 елга кадәр.
Җәмгыятькә һәм дәүләткә билгеле күләмдә зыян салынган террор гамәлләр белән бәйле хокук бозулар өчен, җинаять җаваплылыгыннан тыш, административ җаваплылык та каралган. Ул Россия Федерациясе территориясендә террористик эшчәнлек әзерләүгә катнашы булган затларны матди яктан җәзага тартуны күздә тота. РФнең Административ хокук бозулар турындагы кодексының 15.27 маддәсе вазыйфаи затларга – 10 меңнән 50 меңгә кадәр, юридик затларга 50 меңнән 1 миллион сумга кадәр административ штраф салу яки 90 көнгә кадәр эшчәнлекне туктатып тору җәзасы каралган. РФнең Административ хокук бозулар турындагы кодексының “Террорчылыкка финанс ярдәме күрсәтү” 15.27.1 маддәсе террорчылык кылуны әзерләү, оештыру белән бәйле оешмага финанс хезмәте күрсәткән яки акча җыйган өчен юридик затларга 10 миллионнан 60 миллион сумга кадәр административ штраф салуны күздә тота.
- Гөлнара Габделхаковна, төгәл һәм тулы җавабыгыз өчен рәхмәт. Аңлы һәм аңсыз рәвештә хәйрия кылу гамәлләренә аеруча игътибарлы булырга кирәк, димәк.
Фото:https://ru.freepik.com
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев