САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Закон һәм без

Балаларын карамаган аналар җаваплылыкка тартыла

Агымдагы елда “Шәфкать” үзәгенең “Гаиләгә һәм балага” социаль ярдәм күрсәтү бүлегендә социаль яктан имин булмаган 87 гаилә исәптә тора, ә җәмәгать судьяларының 2 нче суд участогында балигъ булмаган балалар белән бәйле 2 эш каралган.

Россия Федерациясе Конституциясе нигезендә, ата-аналарга үз һәм үзләре карамагында булган балаларны тәрбияләү хокукы һәм бурычы йөкләнә. Алар шулай ук балаларның сәламәтлеге, физик, психик һәм рухи үсешләре турында кайгыртырга, аларның законлы хокукларын һәм мәнфәгатьләрен якларга да тиешләр. Ата-ана бурычларын үтәгәндә, әлбәттә, балаларның физик һәм психик сәламәтлекләренә, әхлакый үсешләренә зыян китерү катгый рәвештә тыела. Моннан тыш, балаларны тәрбияләүдә тупас, рәхимсез, аларның кешелек горурлыгын кимсетә торган ысуллар кулланылмаска тиеш. Балаларны эксплуатацияләү дә – тыела торган гамәл.

 

Арыганлык ачуын – баладан

Әмма район торак пунктларының берсендә яшәүче Р. ханым әлеге закон таләпләре белән исәпләшеп тормый. Югарыда телгә алынган аналык бурычларын үтәми. Балалар өчен нормаль яшәү һәм ял шартлары тудырмый, юк кына сәбәп өчен дә аларга карата тупас һәм рәхимсез мөнәсәбәттә була. Тәрбияләү чаралары итеп, иң дорфа ысулларны куллана: салкында ярымялангач килеш урамга чыгарып бастыра. Тикшерү вакытында өендә азык-төлекнең тиешле ассортиментта, күләмдә һәм сыйфатта булмавы, ана кешенең балалары өчен кайнар азык әзерләмәве ачыклана. Балаларның берсе мәктәптә укый, икенчесе балалар бакчасына йөри. Зур бала төшкә кадәр мәктәптә ашап кайтса, төштән соң икенче көнгә кадәр азык күрми. Кечкенәсенең дә бердәнбер туклану чыганагы булып бакча тора. Өйдә кухняда – бер өем юылмаган савыт-саба, йокы, уку, уен урыны булган балалар бүлмәсендә исә идәндә дә, диванда да, креслода да кием-салым, урын-җир әйберләре аунап ята. Ана кешенең кер юмавы, өен җыештырмавы шунда ук күзгә ташлана. Кер үтүкләми, балаларны юындырмый. Ә кече баланы карауны олысына йөкли. Үзе дә урта сыйныфларда гына укучы малай  кечесен карарга, бакчага алып барырга һәм алып кайтырга, коендырырга, икесенең дә киемнәрен юарга тиеш була. Ана эчеп йоклаган арада балалар, ишекне ачтыра алмаганлыктан, урамда салкында йөрергә мәҗбүр булалар. Әни кеше соңгы елларда балаларын табибка да йөртми, ә өйгә килсәләр, ишекне ачмый. Шулай итеп, балаларның тормышы һәм сәламәтлеге өчен реаль куркыныч туа. Моны суд-медицина экспертизасы комиссиясе дә раслый. Тиешле тәрбия һәм туклану булмаганлыктан, балаларның зурысында физик үсешнең җитәрлек дәрәҗәдә булмавы ачыклана. Балага берничә төр медицина ярдәме дә кирәк була. Балаларның кечесе дә физик үсеше – буе, авырлыгы, гәүдә пропорциясе, туклану, матдәләр алмашу функцияләре, саклагыч көчләре буенча яшьтәшләреннән калыша, шулай ук берничә төр медицина ярдәменә мохтаҗ була.

Суд утырышында Р. балаларын тәрбияләвен, вакытында ашатуын, һава торышы буенча киендерүен әйтә. Аларга карата рәхимсезлек күрсәтүен ару-талчыгу белән аңлата. Ә менә балаларга бәхетле балачак бүләк итә алмавын ничек аңлатырга? Бу инде арган өчен үч алу гына түгел. Бәхетле булу өчен, сабыйларга, беренче чиратта, ана назы, аның кайгыртуы, мәктәпкә кайнар чәй һәм ботка белән озатуы, чиста өйдә елмаеп каршы алуы да җитә бит юкса. Шулай итеп, Р. ханым Россия Федерациясе Җинаятьләр кодексында каралган җинаятьне кылуда гаепләнә. Аны мәҗбүри эшкә җәлеп итү турында карар чыгарыла. 

 

Әниле ятимнәр

Райондашыбыз В. да ике яшьлек баласын тәрбияләүгә салкын карый. Тиешле яшәү һәм ял шартлары тудырмый, юк кына сәбәп өчен дә тупаслык һәм рәхимсезлек күрсәтә, хәтта кул күтәрүе турында да әйтелә, тиешенчә ашатмый, гигиена таләпләрен үтәми. Өйдә бала өчен кирәкле җиһазлар, чисталык булмый. Әни кеше балага хастаханәдән бирелә торган түләүсез сөт продукциясен дә барып алмый. Боларның барысы да баланың үсеше һәм сәламәтлегенә тискәре йогынты ясый, акыл, физик һәм психик үсешен тоткарлый. Медицина тикшерүләре вакытында бала гәүдәсенең тиешле авырлыкта булмавы, азканлылык белән авыруы ачыклана. Әни кешенең баланы тугыз ай буе өйдә ялгызын гына калдыруы да билгеле була. Бу исә – бала вакытында ашатылмаган, тәрбия күрмәгән, дигән сүз. Аннан соң, ике яшьлек сабый үзен ялгыз ничек хис иткәндер бит. Бала куркырга да, эчәсе килеп, су кранын ачарга, газ краннарын боргаларга, ишек, тәрәзә янына да килергә мөмкин бит. Шулай итеп, ананың гамьсезлеге, битарафлыгы, тиешле тәрбия бирмәве аркасында, баланың психик сәламәтлегенә зыян салына. 

В. да суд утырышында үз гаебен танымый. Тик менә баласындагы йогышлы тире авыруын гына берничек тә аңлата алмый ул. Табиблар әйтүенчә, әлеге авыру балага гигиена кирәк-яраклары алмау, баланы чиста тоту буенча чаралар күрелмәү нәтиҗәсендә килеп чыккан. Ләкин В.ның гаепләре, балага кул күтәрүдән башкалары, кире каккысыз дәлилләр һәм шаһитлар күрсәтмәләре белән раслана.

Баланың законлы вәкиле – опека һәм попечительлек органы вәкиле хәбәр иткәнчә, бүгенге көндә В.нең гаиләсе, ягъни ана белән бала социаль яктан куркыныч гаилә буларак учетка куелган, В. өлкән баласына карата аналык хокукларыннан мәхрүм ителгән булган инде. Инде кечкенә баласы да әнисеннән алынып, вакытлыча сабыйлар йортына урнаштырылган. Суд утырышында әни кеше аны интернат-йорттан кабат үз янына алырга теләгәнлеген әйтә. Аның яшәү һәм эш урыны бар. Суд аны 144 сәгатькә мәҗбүри эшкә җәлеп итү турында карар чыгара.

* * *

Балалар – безнең киләчәгебез, диләр. Алар әле – безнең чагылышыбыз да. Әти-әнисе нәрсә эшли, бала, гадәттә, шуны кабатлый. Ата-ана бала күңеленә нәрсә сала, ул киләчәктә нәкъ шуны ук кайтарачак та. Ә ата-ана назы, мәхәббәте күрмәгән баладан нәрсә көтәргә соң? Сабыйлар күңелендә игелеклелек һәм мәрхәмәтлелеккә урын калмаса нишләргә? Шул турыда уйлансак иде.

Добойка

Илнур Юнысов, 2 нче суд участогы җәмәгать судьясы:

  • Карар чыгарганда, суд Россия Федерациясе Югары суды Пленумының 44 нче санлы “Тормышына һәм сәламәтлегенә куркыныч янаганда, баланың хокукларын һәм законлы мәнфәгатьләрен яклау, шулай ук ата-ана хокукларын чикләү яки алардан мәхрүм итү белән бәйле бәхәсләрне хәл иткәндә, судлар тарафыннан законнарны куллану тәҗрибәсе турында”гы Карарын да (14.11.2017) игътибарга алды. Әлеге Карарда күрсәтелгәнчә, “балалар белән рәхимсез мөнәсәбәт” дигәндә, ата-аналарның балаларга карата физик һәм психик көч куллануларын, шулай ук җенси кагылгысызлыкка янауларын да аңларга кирәк. Болардан тыш, балага физик һәм рухи авырту тудыра торган, баланың тормышына һәм сәламәтлегенә яный торган яки куркыныч тудыручы  күренешләргә битараф булу да “рәхимсез мөнәсәбәт” дип бәяләнә.

ФОТО:https://ru.freepik.com

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

1

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев