САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Закон һәм без

Аерылышу хәзер күпме тора?

9 сентябрьдән суд пошлиналары күләме ун тапкырга артты.

Аңлашылганча, бу аерым кешеләрнең акча янчыкларына, шулай ук оешмаларныкына нык кына сугачак. Бу үзгәрешләр нинди эшләргә кагылды? Судка мөрәҗәгать итүчеләр кимиячәкме? Район суды рәисе ярдәмчесе Ландыш Фатыйхова белән шулар хакында сөйләштек.

- Әйе, чыннан да, 9 сентябрьдән Россия Президенты тарафыннан кул куелган яңа закон үз көченә керде. Аның нигезендә арбитраж һәм гражданлык судларында дәүләт пошлиналары күләме нык кына артты. Икенче төрле әйткәндә, арбитраж судларга гариза биргәндә һәм милек дәгъваларын тапшырганда, дәүләт пошлиналарын хәзер 10 тапкырга артыграк түләргә туры киләчәк. Бу үзгәрешләр дәүләт органнары карарларын законсыз дип тану турындагы гаризалар, шартнамәләр төзү, үзгәртү яки өзү турындагы дәгъвалар, югарырак инстанцияләргә шикаятьләр буенча булган пошлиналарга да кагылачак.

- Алардан нәрсә көтелә? Судка мөрәҗәгатьләр итүчеләр кимерме?

- Дәүләт пошлиналары бәяләре күтәрелү ике якның да үз өсләренә алган йөкләмәләрне ирекле рәвештә намус белән башкаруына китерергә тиеш. Ә инде шулай да ике як ике төрле фикердә кала икән, конфликтны үзара килешү юлы белән чишәрләр, дигән өмет бар. Чөнки судка дәгъва биргән очракта, саллы гына күләмдә дәүләт пошлинасы түләргә туры киләчәк. Ә инде, судка мөрәҗәгать итүчеләр кимерме, дигән сорауга килгәндә, проблемасын хәл итәргә теләүче барыбер судка мөрәҗәгать итә инде ул. Әйтик, пенсия билгеләткәндә, документлар җыярга кирәк. Аларда берәр хәреф хатасы булса, ул документ яраксыз була. Кеше бит инде пенсиясез кала алмый, шунлыктан ул, пошлина күләме зур, дип тормый, судка барыбер гариза бирә. Мәсьәләгә икенче яктан да карап була. Чыннан да, судка мөрәҗәгать итүчеләр күп. Кат-кат гариза бирүчеләр, күп вакытларын суд юлында үткәрүчеләр дә, аз булса да, бар.

- Төп үзгәрешләргә кагылып үтик әле.

- Моңа кадәр 20 мең сумга кадәрле мөлкәтне эзләп алу турында дәгъва гаризасы биргәндә, 400-800 сум дәүләт пошлинасы түләргә туры килсә, хәзер аның минималь күләме 4000 сум. Дәгъва гаризасы 4000 сумлык булганда да, 100 000 сумга кадәрле булганда да, шушы сумманы түләргә кирәк була. Аның бәясе югарырак булган саен, пропорциональ рәвештә дәүләт пошлинасы күләме дә арта. Әйтик, дәгъва бәясе 100 001 сумнан 300 000 сумга кадәр, ди. Моның өчен минималь бәягә – 4000 сумга 300 000 сумның 100 000 сумнан арткан өлешенең, ягъни 200 000 сумның 3 процентын кушыла: 4000+6000 =10 000 сум. Димәк, пошлинаны бу очракта 10 000 сум күләмендә түләргә кирәк була. Дәгъва бәясе 300 мең сумнан 500 000 сумга кадәр булганда, дәүләт пошлинасы 10 000 сум була. Аңа 300 000 сумнан арткан өлешнең, ягъни 200 000 сумның 2,5 процентын кушабыз: 10 000+5000=15 000 сум. Димәк, пошлина күләме бу очракта 15 000 сум була. Аның максималь күләме исә 900 000 сум.

- Бу тәртип белән пошлина тагын нинди дәгъвалар буенча исәпләнә?

- Килешүне гамәлдә түгел дип тану турындагы дәгъвалар буенча. Әйтик, законсыз хуҗасыннан фатирны алырга кирәк, ди. Моңа кадәр мондый эшләр буенча дәүләт пошлинасы аерым кешеләр өчен 300, оешмалар өчен 6000 сум тәшкил итә иде. Яңа закон нигезендә дәүләт пошлинасы дәгъва, ягъни кайтарып алырга кирәк булган мөлкәт бәясенә бәйле. Суд 5 миллион сумлык фатирны сату-алу турындагы килешү дәгъвасын карасын өчен, 300 сум урынына хәзер 59 000 сум пошлина түләргә кирәк. Мөлкәткә яки җавап бирүченең банктагы счетына арест салу кебек чараларны кулланганда, аңа тагын 10 000 өстәп түләргә кирәк була. Әгәр мөлкәтне кайтарырга кирәк түгел икән, пошлина гражданнар өчен – 3000, оешмалар өчен – 20 000 сум.

- Кешеләр ешрак бирә торган дәгъвалар өчен хәзер күпме түләргә кирәк булачак?

- Мөлкәти характерда булмаган дәгъвалар, мәсәлән, аерылышканда баланың яшәү урынын билгеләү турындагы дәгъва өчен пошлина гражданнар өчен 300 сумнан 3000 сумга, оешмалар өчен 6000 сумнан 20 000 сумга кадәр артты. Чиновниклардан зарланасыгыз килә икән, хәзер аерым кешеләр 300 сум урынына – 3000, оешмалар 2000 сум урынына 15 000 сум түләргә тиеш булалар. Кеше парковка өчен салынган 1500 сум штраф белән риза түгел икән, эш судта каралсын өчен, 3000 сум түләргә тиеш. Ә менә аерылышу хәзер 600 сум түгел, 5000 сум тора.

- Шикаять биргән өчен дә пошлиналар арттымы?

- Апелляция шикаяте өчен аерым кешеләр моңа кадәр 150, оешмалар 3000 сум түләсә, хәзер алар 3000 һәм 15 000 сум түләргә тиешләр. Шул рәвешле башка шикаятьләр буенча да пошлиналар күләме артты. Ә РФ Югары судына мөрәҗәгать итү аерым кешеләр өчен – 7000, оешмалар өчен 25 000 сум тора. Тагын шундый очрак турында әйтеп үтәсе килә. Әйтик, суд булган, карар чыгарылган, ләкин соңрак бу эш буенча яңа фактлар ачылган, ди. Бу очракта эшне яңадан караган өчен пошлинаны 10 000 сум күләмендә түләргә туры киләчәк. Ә дәгъва биргән кеше үзе катнашмаган суд утырышында чыгарылган карарны яңадан карату 1500 сум тора. Кеше суд карарына шикаять бирүнең барлык стадияләрен үтәргә уйлаган икән, аңа 15 000 сумны чыгарып салырга кирәк. Эшне ота алмаса да, аңа бу акчаны кире кайтармаячаклар.

- Элек пошлина салынмый торган дәгъвалар да бар иде.

- Аларның да кайберләре өчен хәзер түләргә кирәк. Хокукны кабул итү (преемственность) турындагы гариза аерым кешеләр өчен 2000, оешмалар өчен 15 000 сум тора. Башкарма кәгазьнең дубликатын алу турындагы дәгъва – 1500, аның башкарылу срогын торгызу, кичектерү яки озынайту, суд карарын башкаруны кичектерү яки озынайту, үзгәртү, башкару тәртибен һәм алымын үзгәртү өчен 3000 сум түләргә кирәк. Суд боерыгын алу өчен пошлина элеккечә дәгъва бәясе пошлинасының 50 процентын тәшкил итә. Хәзерге бәяләрне искә алганда, бу – кимендә 2000 сум, дигән сүз. Ә менә алиментларны эзләп алу буенча дәгъва биргән өчен пошлина элекке күләмдә калды: 150 сум яки, әгәр суд алиментны балалар өчен дә, дәгъва бирүче өчен дә юлласа, 300 сум. Ә милек һәм бәя кую кирәк булмаган милеккә дәгъва гаризасы биргән очракта, аерым кешеләргә, шулай ук шәхси эшмәкәр статусы булганнарга да пошлина күләме – 15 000, оешмалар өчен 50 000 сум тәшкил итә. Моңа кадәр ул барысы өчен дә 6000 сум иде.

- Яңа закон тагын кайсы ягы белән аерылып тора?

- Анда ташламалар каралган. Хезмәт хакын эзләп алу һәм хезмәткә кагылышлы башка бәхәсләр, кулланучыларның хокукларын яклау, милек яки җинаять нәтиҗәсендә килгән әхлакый зыян өчен компенсация һәм дәгъва бәясе 1 000 000 сумга кадәрле башка бәхәсләр буенча булган эшләр өчен пошлина алынмый. 1 һәм 2 төркем инвалидлар, инвалид балалар, сугыш хәрәкәте ветераннары, социаль фондка һәм коммерциянеке булмаган пенсия фондларына дәгъва белән мөрәҗәгать итүче пенсионерлар, дәгъва бәясе 1 000 000 сумга кадәрле булган очракта, пошлинадан азат ителәләр. Бердәнбер торакка үз һәм гаилә әгъзаларының хокукларын яклау турындагы дәгъвалар өчен пошлинаның 30 процентын гына түләргә кирәк. Ятим һәм ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм балаларның законлы вәкилләренә дә милеккә кагылышы булмаган дәгъвалар өчен ташлама каралган. 

- Җавапларыгыз өчен рәхмәт!

Фото:https://ru.freepik.com

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев