Сарман полицияләре безне саклыймы?
10 ноябрь - эчке эшләр органнары хезмәткәрләренең һөнәри бәйрәмнәре. Кешеләр полиция хезмәткәрләрендә түбәндәге сыйфатларны күрергә телиләр: кешелекле, сабыр, көчле ихтыярлы, акыллы, тәрбияле. Безнең Сарман буенча Эчке эшләр министрлыгында йөздән артык кеше эшли. Халык аларның хезмәтеннән канәгатьме? Шул уңайдан без сораштыру үткәрдек. Айдар, Җәлил: - Хокук сакчыларының эшләре бик җитди һәм...
10 ноябрь - эчке эшләр органнары хезмәткәрләренең һөнәри бәйрәмнәре.
Кешеләр полиция хезмәткәрләрендә түбәндәге сыйфатларны күрергә телиләр: кешелекле, сабыр, көчле ихтыярлы, акыллы, тәрбияле.
Безнең Сарман буенча Эчке эшләр министрлыгында йөздән артык кеше эшли. Халык аларның хезмәтеннән канәгатьме? Шул уңайдан без сораштыру үткәрдек.
Айдар, Җәлил:
- Хокук сакчыларының эшләре бик җитди һәм сабырлык таләп итә торган. Аларның дөрес һәм оператив эшләүләре җинаять эшләренең тиз арада чишелүенә сәбәпче булып тора.
Марат, Сарман:
- Мин үзебезнең полиция хезмәткәрләре эшчәнлегеннән канәгать.
Тимур, Сарман:
Үзләренең вазифаларын башкарган вакытта полиция хезмәткәрләре белән очрашырга туры килгәне булмады, шуның өчен алар турында нинди дә булса фикер йөртә алмыйм.
Мизхәт, Җәлил:
- Участковыйларның халык белән тыгызрак эшләүләрен теләр идем. Үз участогы белән яхшы таныш булган полиция хезмәткәре генә эш тәртибен дә яхшы белә һәм халык та аны үз итә.
Илнар, Сарман:
- Минемчә, полиция хезмәткәрләре физик яктан әзерлекле, әдәпле, гадел булырга һәм кеше хокукларын хөрмәт итәргә тиешләр. Кызганычка каршы, мондыйлар бик әз.
Эльвир, Сарман:
- Алар безгә бәйләнмә-гәндә, без бик шатланабыз инде. Зарлана торган түгел.
Интернет-сораштыру нәтиҗәләреннән күренгәнчә, сарманлылар арасында полиция хезмәткәрләренең эшеннән канәгать булмаучылар шактый.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев