Районның бер кибетендә кеше хокукларын бозалар
"Беркөнне Җәлилнең "ЭССЕН" кибетеннән чыгып барганда, сакчы хатын мине туктатып, пакетларымны тикшерде һәм консерва, краб ите урлауда гаепләде. "Алмадым мин бернәрсә дә, әйдәгез, видеоязмаларыгызны карап чыгыйк", - дигәнгә дә җавап кайтармады, ышанмыйча, озак интектереп торды. Бу кибеттә, гомумән, мондый краб ите юк икәнен белгәч кенә җибәрде һәм, "башка вакытта тагын...
"Беркөнне Җәлилнең "ЭССЕН" кибетеннән чыгып барганда, сакчы хатын мине туктатып, пакетларымны тикшерде һәм консерва, краб ите урлауда гаепләде. "Алмадым мин бернәрсә дә, әйдәгез, видеоязмаларыгызны карап чыгыйк", - дигәнгә дә җавап кайтармады, ышанмыйча, озак интектереп торды. Бу кибеттә, гомумән, мондый краб ите юк икәнен белгәч кенә җибәрде һәм, "башка вакытта тагын да зуррак пакет алып керегез", - дип, дорфа гына озатып калды.
Бу очракта мин нәрсә эшли ала идем, минем нинди хокукларым бар? Рәмилә".
Сорауга Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль бүлегенең эчке базар үсеше һәм аны көйләү бүлеге консультанты Евгения Чернова җавап бирде.
- Әгәр дә кибеттән чыкканда, шушындый хәлгә тарысагыз, югалып калмагыз. Россия Федерациясе Конституциясенең 22 матдәсе буенча һәркемнең иреккә һәм шәхси кагылгысызлыкка хокукы гарантияләнә. Сакчының да, кибеттәге башка хезмәткәрнең дә сезнең шәхси әйберләрегезне тикшерергә хокуклары юк. Алар бары тик сумкагызны күрсәтүне генә сорый алалар. Ә күрсәтәсезме сез, юкмы, ул - сезнең эшегез. Чөнки сезнең шәхси әйберләрне полиция хезмәткәрләре генә карый ала (ике пүнәтәй каршында һәм беркетмә төзеп, Административ хокук бозулар турында кодексның 27.7 матдәсе).
Видеоязмаларда урлау моменты яки магнитлы чыгу урыныннан үткәндә сигнал булган очракта гына кибеттә эшләүчеләрнең сезне полиция хезмәткәрле килгәнче тоткарларга хаклары бар. Үзләре сезнең сумкагыздагы әйберләрегезне карый башласалар, үзегез полиция чакырта аласыз. Чөнки бу очракта сезнең хокукларыгыз бозыла.
Шулай ук кибеткә кергәндә, әйберләрегезне калдырырга кушсалар да, дөрес түгел. Чөнки ваклап сатуны оештыру турындагы карар буенча, кибеткә кергәндә, сумкаларны калдырырга мәҗбүр итү катгый рәвештә тыела. Кибеттәге саклау тартмалары сатып алучыларның "шопинг"лары уңайлы үтсенгә куелган.
P.S. Мондый тупас хезмәткәрләр белән аралашканнан соң, фикерләр һәм тәкъдимнәр китабына тиешле язма калдырырга онытмагыз.
Хөрмәтле газета укучыларыбыз, хокукларыгыз бозылган очракта, редакциягә язып җибәрегез. Шулай ук sarman-rt.ru сайтында һәм vk.com/sarmanda социаль челтәрендә калдыра аласыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев