САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
Закон һәм без

Район юлларында транспорт чарасы белән идарә итү таныклыгы гомумән булмаган кешеләр дә очрый

Гыйнвар аенда район суд участокларында исерткеч эчемлекләр кулланган халәттә руль артына утыручы машина йөртүчеләр белән бәйле суд утырышлары кимегән төсле тоелган иде.

Тик февральдә алар шактый күп булганнар. Беренче санлы суд участогында – 7, икенче санлысында 3 шундый эш каралган.
Алар турында безгә әлеге участокларның җәмәгать судьясы Ландыш Фатыйхова хәбәр итте.
– Кызганычка каршы, аек булмаган халәттә руль артына утыручылар әле дә очрап торалар. Беренче санлы участокта каралган эшләргә килгәндә, җиде кешенең бишесе алкотестер күрсәткечләре белән ризалашкан. Икесе исә, исереклек билгеләре күренеп торса да, медицина тикшерүе үтүдән баш тарткан. Шулай да, аларның гаебе расланды. Икенче санлы участокта каралган эшләр буенча медицина тикшерүе узудан баш тартучылар булмаган, өчесе дә алкотестерга өргәннәр. Берсе судка килмәде, эш аннан башка гына каралды. Гомумән алганда, ун кагыйдә бозучы да бер үк җаваплылыкка тартылдылар – аларга 45 мең сум күләмендә штраф билгеләнде, ел ярымга машина йөртү таныклыгыннан мәхрүм ителделәр, – диде ул.
Гыйнвар-февраль айларында район судында да исерек машина йөртүчеләр белән бәйле эшләр каралган. Аек булмаган халәттә җинаять эшләгәне өчен хөкемгә тартылган килеш һәм шундый ук халәттә транспорт чарасы белән идарә иткәне өчен, З. 2023 елда Казан гарнизонының хәрби суды тарафыннан зур штрафка тартылган һәм өч елга транспорт чарасы белән идарә итү эшчәнлеге белән шөгыльләнү хокукыннан мәхрүм ителгән булган. Тик бу аңа сабак булмаган. Узган елны ул кабат исерек халәттә руль артына утырган. Аны район ЮХИДИ бүлекчәсе хезмәткәрләре туктатканнар. З. алкотестерга өрергә ризалык биргән, һәм ул өреп чыгарган бер литр һавада 1,601 миллиграмм алкоголь булуы ачыкланган. Хокук бозучы гаебен тулысынча таныган. Суд аның җинаять эшләгән өчен хөкемгә тартылган булуын, психиатрда һәм наркологта учетта тормавын, уңай характеристикаларын исәпкә алган. З.ның балигъ булмаган баласы булуы, эшкә сәләтсез әтисен каравы, гаебен тануы, хәрби хәрәкәтләрдә катнашуы, үзенең һәм якыннарының сәламәтлек торышлары, төрле рәхмәт хатлары булуы йомшарткыч факторлар булып танылган. Нәтиҗәдә, барлык хөкем карарларын өлешчә кушып, З.ны шартлы рәвештә бер елга ирегеннән, дүрт ел да өч айга транспорт чарасы белән идарә итү эшчәнлеге белән шөгыльләнү хокукыннан мәхрүм иткәннәр.
И.ның исә транспорт чарасы белән идарә итү таныклыгы гомумән дә булмаган. Узган ел ул исерткеч эчемлекләр кулланган халәттә район юллары буенча шактый зур тизлек белән барганда тотканланган. Үзе дә, пассажиры да куркынычсызлык каешларын эләктермәгән булганнар. Нәтиҗәдә И. автомобиль белән идарәне югалта, юл кырына чыга һәм, кюветка төшеп, тимер торбага бәрелә. Пассажирның бит, баш, умыртка сөякләре, кабыргалары сына, үпкәсенә, баш миенә уртача зыян килә, ул башка төрле җәрәхәтләр дә ала. Аның сәламәтлегенә авыр зыян килә, гомере өчен куркыныч туа. И. үзе дә уртача дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре ала. Ул үз гаебен таный, тик күрсәтмәләр бирүдән баш тарта. Шулай да, аның гаебе раслана. Баксаң, зиратка барып кайтырга дип, машинаны ул танышыннан алып торган булып чыга. Юлда тагын бер танышын очрата. Аның белән бергә бер шешә исерткеч эчемлек бушаталар. Кире кайтканда, юл-транспорт һәлакәтенә очрыйлар. Нәтиҗәдә И. шартлы рәвештә өч елга ирегеннән һәм ике елга транспорт чарасы белән идарә итү хокукыннан мәхрүм ителә.
Исерткеч эчемлекләр кулланган халәттә машина белән идарә иткәне өчен, А. 2024 елда Әлмәт суд районының икенче санлы суд участогы тарафыннан йөртүче таныклыгыннан мәхрүм ителгән һәм штрафка тартылган булган. Шулай да бу аңа 2025 елда янә шул ук халәттә руль артына утырырга комачауламый. Аны ЮХИДИ инспекторлары туктата. Исереклек билгеләре күренеп торса да, А. медицина тикшерүе үтүдән баш тарта. Моңа да карамастан, ул гаебен тулысынча таный. Нәтиҗәдә А.га 200 сәгать күләмендә мәҗбүри эшләр билгеләнде. Шулай ук ул ике ел дәвамында транспорт йөртү белән бәйле эш белән шөгыльләнә алмаячак. Хокук бозучының машинасы дәүләт файдасына конфискацияләнә.
Г.да исерткеч эчемлекләр кулланган халәттә машина белән идарә иткәне өчен җаваплылыкка тартылган булган. Минзәлә суд районының икенче санлы суд участогы карары 2023 елда үз көченә кергән. Машина йөртү таныклыгы бераз соңрак алынган, шуның өчен җәза быелның маена кадәр дәвам итәргә тиеш була. Г. исә бу вакытка кадәр көтмәскә була, узган елның көзендә аек булмаган халәттә руль артына утыра. Аны ЮХИДИ хезмәткәрләре туктата, алкотестерга өрергә тәкъдим итәләр. Г. өреп чыгарган бер литр һавада 0,824 миллиграмм алкоголь булуы ачыклана. Ул гаебен тулысынча таный, тик күрсәтмәләр бирүдән баш тарта. Эш болайрак була. Хуҗалык эшләрен тәмамлагач, Г. бераз «төшереп ала». Тәмәкесе беткәнен аңлагач, машинага утырып, кибеткә юл тота. Шунда аны тоткарлыйлар да инде. Карар чыгарганда, суд Г.ның һәм аның әти-әнисенең сәламәтлек торышларын исәпкә ала. Нәтиҗәдә ул 200 сәгать күләмендә мәҗбүри эшләр башкарачак, ике ел дәвамында транспорт йөртү белән бәйле эштән азат ителәчәк. Машинасы белән дә хушлашырга туры килә аңа – ул да дәүләт файдасына конфискацияләнә.
Рәсем ясалма интеллект ярдәме белән генерацияләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев