САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
Закон һәм без

Югалган сәламәтлекне кайтарып булмаска да мөмкин

Агымдагы елның август аенда район судында исерек хәлдә транспорт йөртүчеләр белән бәйле 2 эш каралды.

Хатын-кызлар да җавапка тартылды

Район торак пунктларының берсендә яшәүче С. ханым 2024 елның сентябрь аенда Сарман районы буенча 1 нче суд участогының җәмәгать судьясы карары белән бер тапкыр административ җаваплылыкка тартылган була инде. Транспорт белән алкогольле эчемлекләр эчкән хәлдә идарә иткән өчен аңа карата 30 мең күләмендә штраф салу турында карар чыгарыла. Ләкин ул бу штрафны 2025 елның 3 апрелендә генә түли. Шунлыктан аңа йөкләнгән административ җаваплылык 2026 елның 3 апреленә кадәр дәвам итәргә тиеш була. Ләкин агымдагы елның 7 маенда ул, танышлары белән күңел ачып алганнан соң, электромопедын алып чыга һәм алкогольле эчемлекләр кулланган хәлдә мопед руле артына утыра, урам буйлап йөри башлый. Аның башында шлемы, ә мопедның дәүләт теркәү билгесе дә булмый. Мәдәният йорты янында аны участок инспекторы күреп ала һәм артыннан бара. Ул кагыйдә бозучы янына килеп җиткәндә, соңгысы мопедын туктаткан була. Полиция хезмәткәре исереклек билгеләре күренеп торган ханымга транспорт белән исерек хәлдә һәм шлемсыз идарә иткәнлеген әйтә. Соңгысы аның сүзләре белән ризалаша. Полиция хезмәткәре ЮХИДИ хезмәткәрләрен чакыра, алары, үз чиратларында, тикшерү үтәргә – алкотекторга өрергә тәкъдим итәләр. С. өреп чыгарган 1 литр һавада 0,995 мг этанол парлары булу ачыклана. Хокук бозучы тикшерү нәтиҗәләре белән тулысынча ризалаша. Тикшерү барышында электромопед белән идарә итү өчен ханымның махсус – М категорияле таныклыгы булмау да ачыклана. Аның электромопеды Әлмәт шәһәрендәге махсус стоянкага куела

С. суд утырышында үзенең гаебен тулысынча таныды, тик күрсәтмә бирүдән баш тартты. Ләкин аның гамәлләре җинаять эшен тикшерү вакытында биргән, шулай ук шаһитларның күрсәтмәләре белән раслана.    

Җәза билгеләгәндә, С.ның авыр булмаган җинаять җаваплылыгына беренче генә тапкыр тартылуы, гаебен тануы, инвалид бала тәрбияләве, якыннарының сәламәтлек дәрәҗәсе исәпкә алына. Шулай ук аның җинаятьне ачуга актив ярдәм итмәве дә билгеләп үтелә. Ә менә руль артына исерек хәлдә утыруы, җинаять билгесе булып торганлыктан һәм бер тапкыр исәпкә алынганлыктан, җәза билгеләгәндә кабат исәпкә алынмый.

Берничә кешенең сәламәтлегенә авыр зыян килде

Яр Чаллы шәһәрендә яшәүче К., бер пассажир утыртып, Яр-Чаллы-Сарман юлының һәр юнәлештә берәр генә полоса буенча ике яклы хәрәкәт урнаштырылган өлешеннән бара. Тәүлекнең кичке – караңгы вакыты, юлда да яктырткычлар юк, өстәвенә бозлавык һәм кар явып тора. Сак булырга, юл хәрәкәтендә катнашучы башкаларга зыян китермәслек итеп барырга кирәклеген аңласа да, К. моңа әһәмият бирми, юлның торышына, куркынычсызлык мәсьәләсенә салкын карый һәм сәгатенә 80 километр тизлек белән бара. Нәтиҗәдә ул транспорт белән идарәне югалта, машина сулга каерыла һәм ул, каршы як хәрәкәт полосасына чыгып, каршыга килүче машина белән бәрелешә. Аның да салонында пассажиры була, ул да якынча сәгатенә 80 километр тизлек белән бара. Авария нәтиҗәсендә К.ның пассажиры – балигъ булмаган кыз бала күп төрле тән җәрәхәтләре ала: баш мие, йөз, борын сөякләре, аскы һәм өске казналыклар күп урыннан сыналар, баш мие бик нык бәрелә, йомшак баш мие тышчасына кан сава, йөзе авыр яралана, кан сава, умырткалык шулай ук берничә урыннан сына, үпкә һәм ике бөеренең дә клетчаткалары зарарлана. Шулай итеп, кызның сәламәтлегенә тормыш өчен куркыныч авыр зыян салына. Руль артында утыручы К. үзе дә уртача авырлыктагы тән җәрәхәтләре ала, сөякләре сына. Икенче машинаның алгы утыргычында утырган пассажир хатын-кызның эчәклек җыерчасы өзелә, өске җыерча венасына зыян килә, нечкә эчәклеге, ашказаны бәйләвече, зур эч пәрдәсе өзелә, кабыргалары, ике умрау, муен умырткасының ядәч сөякләре сына. 

К. психиатр һәм наркологта учетта тормый, уңай яктан характерлана, административ җаваплылыкка тартылмаган. Ул гаебен тулысынча таный, зыян салынган кешеләрдән гафу үтенә. Карар чыгарганда, суд аның һәм якыннарының сәламәтлек дәрәҗәсен дә искә ала. Балигъ булмаган балалары юк. Аңа карата кузгатылган эш буенча гражданлык дәгъвасы бирелмәгән.

Суд тарафыннан К.га карата бер елга ирегеннән чикләү, бер ел да алты айга транспорт йөртү белән бәйле эшчәнлек белән шөгыльләнү хокукыннан мәхрүм итү турында карар чыгарылды. Шулай ук яшәү урынын үзгәртмәү, күзәтчелек оешмасының рөхсәтеннән башка яшәү урыныннан читкә чыкмау турындагы чикләүләр кертелде. Ул махсус дәүләт органында айга бер тапкыр теркәү дә үтеп торырга тиеш.

«Терсәк якын, ләкин тешләп булмый», – ди халык мондый очракта. Гафу үтенеп кенә берничә кешенең югалган сәламәтлеген кайтарып, аларга салынган күңел ярасын төзәтеп булса иде ул!

Сирина Александрова, район суды судьясы ярдәмчесе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев