САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Закон һәм без

Үзебезгә дә саклану кирәк

Күзәтчелек эшчәнлеге хезмәткәрләре тарафыннан оештыру һәм гамәли чаралар уздырылуга карамастан, республиканың сәламәтлек саклау, социаль яклау учреждениеләрендә янгыннар чыгу очраклары бетеп тормый. Былтыр Чирмешән районындагы картлар интернат-йортында, Казанда Республика балалар клиник хастаханәсендә, Балык Бистәсе үзәк хастаханәсендә һәм дүрт мәктәптә янгын чыкты. Ел башы белән исә Россиядә инде берничә шундый очрак теркәлде....

Күзәтчелек эшчәнлеге хезмәткәрләре тарафыннан оештыру һәм гамәли чаралар уздырылуга карамастан, республиканың сәламәтлек саклау, социаль яклау учреждениеләрендә янгыннар чыгу очраклары бетеп тормый.
Былтыр Чирмешән районындагы картлар интернат-йортында, Казанда Республика балалар клиник хастаханәсендә, Балык Бистәсе үзәк хастаханәсендә һәм дүрт мәктәптә янгын чыкты. Ел башы белән исә Россиядә инде берничә шундый очрак теркәлде. Красноярск краендагы психоневрологик интернатта 10 нчы январьда кичке якта янгын чыгып, 93 кеше эвакуацияләнә. 15нче январьда Мәскәүдә Гуманитар Академиядә чыккан янгын вакытында 500ләп кешене чыгарырга туры килә. 17 нче январьда Иркутскидагы интернат-мәктәптә янгын чыга, 191 бала эвакуацияләнә. Бәхеткә, үлүчеләр, зыян күрүчеләр юк. Барлык очракларда да автоматик янгын сигнализациясе, янгын турында хәбәр итү һәм эвакуацияләү белән идарә итү системасы үз функциясен төгәл башкара. Мондый очракларның районда теркәлмәве дә - куанычлы күренеш. Күзәтчелек эшчәнлеге хезмәткәрләре тарафыннан уздырылучы гамәли һәм оештыру чаралары, урыннарда хезмәткәрләрнең янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәүләре нәтиҗәсе бу. Мондый категория объектларда планлы тикшерүләр ике елга бер мәртәбә үткәрелә, ә Хөкүмәт күрсәтмәсе нигезендә, Яңа ел бәйрәмнәре алдыннан һәм язга чыккач, планнан тыш тикшерүләр уздырыла. Сакланганны саклармын, дигән Аллаһы Тәгалә. Алга таба да янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәп, иминлектә яшәргә язсын.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев