САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Закон һәм без

Сарман полицияләре безне саклыймы?

10 но­ябрь - эч­ке эш­ләр ор­ган­на­ры хез­мәт­кәр­лә­ре­нең һө­нә­ри бәй­рәм­нә­ре. Кешеләр полиция хезмәткәрләрендә түбәндәге сыйфатларны күрергә телиләр: кешелекле, сабыр, көчле ихтыярлы, акыллы, тәрбияле. Безнең Сарман буенча Эчке эшләр министрлыгында йөздән артык кеше эшли. Халык аларның хезмәтеннән канәгатьме? Шул уңай­дан без со­раш­ты­ру үт­кәр­дек. Ай­дар, Җә­лил: - Хо­кук сак­чы­ла­ры­ның эш­лә­ре бик җит­ди һәм...

10 но­ябрь - эч­ке эш­ләр ор­ган­на­ры хез­мәт­кәр­лә­ре­нең һө­нә­ри бәй­рәм­нә­ре.

Кешеләр полиция хезмәткәрләрендә түбәндәге сыйфатларны күрергә телиләр: кешелекле, сабыр, көчле ихтыярлы, акыллы, тәрбияле.

Безнең Сарман буенча Эчке эшләр министрлыгында йөздән артык кеше эшли. Халык аларның хезмәтеннән канәгатьме? Шул уңай­дан без со­раш­ты­ру үт­кәр­дек.

Ай­дар, Җә­лил:

- Хо­кук сак­чы­ла­ры­ның эш­лә­ре бик җит­ди һәм са­быр­лык таләп итә тор­ган. Алар­ның дө­рес һәм опе­ра­тив эш­ләү­лә­ре җи­на­ять эш­лә­ре­нең тиз ара­да чи­ше­лү­е­нә сә­бәп­че бу­лып то­ра.

Ма­рат, Сар­ман:

- Мин үзе­без­нең по­ли­ция хез­мәт­кәр­лә­ре эшчәнлеген­нән канә­гать.

Ти­мур, Сар­ман:

Реклама

Үз­лә­ре­нең ва­зи­фа­ла­рын баш­кар­ган ва­кыт­та по­ли­ция хез­мәт­кәр­лә­ре бе­лән оч­ра­шыр­га ту­ры кил­гә­не бул­ма­ды, шу­ның өчен алар ту­рын­да нин­ди дә бул­са фи­кер йөр­тә ал­мыйм.

Миз­хәт, Җә­лил:

- Участ­ко­вый­лар­ның ха­лык бе­лән ты­гыз­рак эш­ләү­лә­рен те­ләр идем. Үз учас­то­гы бе­лән ях­шы та­ныш бул­ган по­ли­ция хез­мәт­кә­ре ге­нә эш тәр­ти­бен дә ях­шы бе­лә һәм ха­лык та аны үз итә.

Ил­нар, Сар­ман:

- Ми­нем­чә, по­ли­ция хез­мәт­кәр­лә­ре фи­зик як­тан әзерлекле, әдәп­ле, га­дел бу­лыр­га һәм ке­ше хо­кук­ла­рын хөрмәт итәр­гә ти­еш­ләр. Кыз­га­ныч­ка кар­шы, мон­дый­лар бик әз.

Эльвир, Сар­ман:

- Алар безгә бәйләнмә-гәндә, без бик шатланабыз инде. Зарлана торган түгел.

Интернет-сораштыру нәтиҗәләреннән күренгәнчә, сарманлылар арасында полиция хезмәткәрләренең эшеннән канәгать булмаучылар шактый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X