САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Закон һәм без

Сарманда кагыйдә бозучылар - 9

Узган ялларда 16, 17, 18 март кичке һәм төнге вакытта уздырылган рейдлар барышында барлыгы 9 кагыйдә бозу очрагы ачыкланды.

Рейд.

Тупас итеп кагыйдә бозучылар (исерек килеш транспорт чарасы белән идарә итү, автотранспорт йөртү таныклыгыннан башка йөрүчеләр) булмады. 2- куркынычсызлык каешларын кулланмаучыга, 3 – документлардан башка транспорт чарасы белән идарә итүчегә, 3 – укылмый торган дәүләт номерлары белән йөрүчегә административ беркетмәләр төзелде.

Хәзерге вакытта район территориясендә «Язгы каникуллар» профилактик чарасы уздырыла. Аның максаты каникуллар вакытында балалар арасында юл-транспорт травматизмын кисәтү. Аның кысаларында районның белем бирү оешмаларында балалар белән юллардагы иминлек турында әңгәмәләр үткәрелә, төрле профилактик чаралар уздырыла.

Район ЮХИДИ бүлекчәсе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев