САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Закон һәм без

Гарантия сроклары

- Гарантия срогы үтүгә, товар яраксызлыкка килсә, ягъни, алган сапогилар - 30 көннән, ә телевизор 2 елдан эштән чыкса, кая мөрәҗәгать итәргә? - Әгәр дә сез сатып алынган әйберне пөхтә, эксплуатация тәртипләрен бозмыйча кулланган булсагыз, ватылуның сәбәбе завод брагы икәнлегендә шикләнмәсәгез, курыкмыйча дәгъва белдерә аласыз. Гарантия срогы үтүгә карамастан, товарны...

- Гарантия срогы үтүгә, товар яраксызлыкка килсә, ягъни, алган сапогилар - 30 көннән, ә телевизор 2 елдан эштән чыкса, кая мөрәҗәгать итәргә?
- Әгәр дә сез сатып алынган әйберне пөхтә, эксплуатация тәртипләрен бозмыйча кулланган булсагыз, ватылуның сәбәбе завод брагы икәнлегендә шикләнмәсәгез, курыкмыйча дәгъва белдерә аласыз. Гарантия срогы үтүгә карамастан, товарны сатып алганнан соң кимчелекләр 2 ел эчендә ачыкланса, сатып алучы, "Кулланучыларның хокукларын яклау" законының 19 маддәсенең 5 пунктына нигезләнеп, дәгъвә белдерә ала. Бу 2 ел эчендә сатып алучы, гарантия срогы дәверендәге кебек үк, бушлай ремонт, товарны алыштыру, бәясен төшерү яки тулысынча акчасын кире кайтаруны таләп итә ала. Сатучыларга сез теләсә нинди таләпләрегезне куя алган кебек, ясаучыга да - бушлай ремонт, алыштыру, акчаны кире кайтару яки сервис үзәгенә ремонт өчен мөрәҗәгать итә аласыз. Ләкин моның бер үзенчәлеге бар: гарантия срогы үткән булса, сатучы (җитештерүче, сервис үзәге) кимчелекнең сәбәбе җитештерүче ясаган брак икәнен раслауны таләп итәргә мөмкин. Бу очракта экспертизалар үткәрелергә кирәк булуы ихтимал. Аның өчен сатып алучы түли, ә кимчелекнең сәбәбе җитештерүче ясаган брак икәне ачыкланса, кулланучының чыгымнарын кибет (җитештерүче, сервис үзәге) капларга тиеш була.
Сорауга ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органының эчке базарны үстерү һәм көйләү бүлеге консультанты Евгения Чернова җавап бирде.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X