САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Үзәк яңалыклар

«СалаваTik»лар яратырга чакыра

Интернетта «СалаваTik»лар башкаруында «Яратыгыз!» җырының видеосы дөнья күрде.

Бүген Интернетта «СалаваTik»лар башкаруында Роберт Миңнуллин сүзләренә язылган, Резидә Ахиярова көенә иҗат ителгән «Яратыгыз!» җырының  видеосы дөнья күрде.

«Без кечкенә  чакта  әлеге җырны  танылган опера һәи эстрада җырчысы, Россиянең һәм Татарстанның халык артисты Венера Ганиева җырлый иде.  Без аның мәгънәсенә артык төшенмичә генә, гел кабатлый идек, кушылып җырларга ярата идек. Бүгенге заман балалары да бу җырны ишетеп үсәргә тиеш дип саныйбыз. Чөнки шигъри юлларда туган илгә дә, туган телгә дә, газиз әнигә дә, яраткан һәр кешегә мәхәббәт хисе салынган», - дип белдерде  «Салават күпере» һәм «Сабантуй» журналлары баш мөхәррире Зилә Фәйзуллина.

Реклама

«Бу җырның нәкъ 8 март – Халыкара хатын-кызлар бәйрәме көне алдыннан башкаруыбыз юкка түгел. Хатын-кыз – дөньяга яңа кеше тудыручы, сабыена мәхәббәт, мәрхәмәтлелек орлыкларын салучы кеше ул. Сабыйларыбыз күңеленә яхшылык орлыклары чәчсәк, алар яхшылык җимешләрен бирерләр. Дөрес, бу җыр балаларга атап язылмаган. Шулай да, аның сүзләрен нәни тамашачыларыбыз да истә калдырыр. «Балачакта алган тәрбияне соңрак бөтен дөнья халкы да үзгәртә алмас», – дигән акыл иясе Риза Фәхретдин. Кечкенәдән тыңлап үскән җырлар мәңге онытылмас», - дип саный Зилә Фәйзуллина.

«Берсеннән-берсе мәрхәмәтле, берсеннән-берсе шәфкатьле җырлары белән халык күңеленә кергән шагыйрь ул – Роберт Миңнуллин.  «СалаваTik»лар аның cүзләренә язылган җырларны беренче генә башкармыйлар. «Әни кирәк», «Әйлән-бәйлән» җырларын бик яратып кабул иттеләр. «СалаваTik»ларның һәр җырын үзебезнең бәйрәмнәрдә җырлыйбыз, көенә кушылып биибез. «Әни кирәк» җыры өчен аерым рәхмәт. Биюне башкарганда, әниләребезнең шатлыктан хәтта күзләре яшьләнде. Сездән тагын бик күп моңлы җырлар көтеп калабыз», –  ди Казан шәһәре Киров районы  2 нче билингваль балалар бакчасының музыка җитәкчесе Айгөл  Гыйләҗева. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: СалаваTIK

2
X