САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Тема дня Радио

Хәбәрләр 29 сентябрь

Өлкәннәр ункөнлеге уңаеннан 6 октябрьдә пенсионер хатын-кызлар арасында (55 яшьтән башлап) автотранспорт йөртү осталыгын һәм юл йөрү кагыйдәләрен белүләре буенча район юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясе, халыкны социаль яклау идарәсе, ветераннар һәм инвалидлар җәмгыяте «Автоледи» бәйгесе уздыра. Бәйгедә катнашучыларның белемнәре «В» категориясе билетлары буенча бәяләнә.Моннан тыш һәр катнашучы автошәһәрчектә үзенең...

Өлкәннәр ункөнлеге уңаеннан 6 октябрьдә пенсионер хатын-кызлар арасында (55 яшьтән башлап) автотранспорт йөртү осталыгын һәм юл йөрү кагыйдәләрен белүләре буенча район юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясе, халыкны социаль яклау идарәсе, ветераннар һәм инвалидлар җәмгыяте «Автоледи» бәйгесе уздыра. Бәйгедә катнашучыларның белемнәре «В» категориясе билетлары буенча бәяләнә.Моннан тыш һәр катнашучы автошәһәрчектә үзенең транспорт чарасын фигуралы йөртү буенча үзара көч сынаша. Бәйге 6 октябр көнне - иске аэропорт территориясендә иртәге 9.00 сәгатьтә башлана.Бәйгедә катнашырга теләге булганнарга алдан язылу һәм белешмәләр өчен телефоннар: 2-61-21, 2-50-7.

Соңгы елларда районда шикәр чөгендере үстерүгә игътибар артты. Быел ул 9060 гектарда игелде. Бу көнгә инде шуның 5 мең гектарга якыны казып алынды. Зәй шикәр заводына 125 мең тоннага якын татлы тамыр озатылган. Басу-кырларда барысы тугыз комбайн эшли. Комбайнчылар эшенә һәр ун көн саен нәтиҗә ясала, алдынгылар барлана.Якшәмбе көнне муниципаль район башлыгы Фәрит Хөснуллин басуларда булып, эшнең барышы белән танышты, икенче ункөнлек җиңүчеләренә сертификатлар тапшырды. Аерым алганда, «Нөркәй» агрофирмасыннан Василий Филимонов һәм Искәндәр Нигъмәтҗанов экипажы ункөнлек нәтиҗәләре буенча беренчелекне яулады. Икенче һәм өчнче урыннарда да "Нөркәй" агрофирмасы комбайнчылары. Руслан Миңнемөхәммәтов белән Илдар Хуҗин икенче булсалар, өченче урында -Наил Әхмәтшин һәм Рәмис Хәлиуллин экипажы.Чөгендер төяүчеләр арасында «Нөркәй» агрофирмасыннан Илфат Йосыпов белән Рамил Салиховка тиңнәр табылмады. Алар узган ункөнлектә 18846 тонна татлы тамыр төяде.Икенче урында - «Җәлил» агрофирмасыннан Дамир Муратов, өченче урында - «Сарман» агрофирмасыннан Ринат Илдарханов.

24 сентябрь көнне бөтен мөселман дөньясы иң изге, иң олы бәйрәмнәрнең берсен - Корбан гаетен үткәрде. Аны сарманлылар да зурлап билгеләп үтте. Район үзәгендәге ике мәчеттә дә гает намазлары укылды. "Җәмигъ" мәчетендә район башлыгы Фәрит Хөснуллин да катнашты һәм барча сарманлыларны бәйрәм белән тәбрик итте, изге теләкләрен ирештерде.Район мөхтәсибәте мөхтәсибе Сәгыйть хәзрәт Хаков бәйрәмдә катнашучыларга Татарстан Диния нәзарәте мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллинның котлавын җиткерде. Бер уңайдан дин әһелләренә яшь буынны тәрбияләүдә, зиратларны карауда, яшәгән җирлегебезне тәртиптә тотуда күрсәткән хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде, Гает хөтбәсен укыды. Соңыннан барысы да бәйрәм коймагыннан авыз иттеләр. Шул ук көнне көндезге сәгать өчтә "Җәмигъ" мәчетендә корбан ашы үткәрелде . Бу көнне барлыгы 12 кеше корбан чалдырды.Һәр елдагыча Фәрит Мөнәвирович Хөснуллин быел да корбан чалдырып, аны мәчеткә бирде. Бәйрәм табыны артына җыелганнар корбан итеннән авыз иттеләр,бер-берсен бәйрәм белән тәбрикләделәр, иң изге теләкләрен җиткерделәр. Корбан ите мохтаҗларга, ятимнәргә, өлкәннәргә, авыруларга да таратылды.

Реклама

Сөекле Мөхәммәд пәйгамбәребез бер хәдисендә: "Чисталык - иманның бер өлеше", - ди. Чыннан да, яшәгән җирнең чисталыгы һәркемнең үзеннән тора.Аны тәртиптә тоту һәркемнең изге бурычы. Сентябрь аеның җылы матур көннәренең берсендә Сарман авылының мәчеткә йөрүчеләре М.Җәлил урамын матурларга булдылар. Узган якшәмбе иртәсеннән өйләгә кадәр байтак кына эш башкарылды."Икмәк" кибете почмагыннан алып "Тәмле" кибетенә кадәр булган мәйдан тәртипкә китерелде, юллар себерелде. Тәҗрибәле өлкәннәр агачларның картайган, корыган ботакларын кистеләр, мәктәп балалары агач кәүсәләрен акка буядылар, яшьләр киселгән ботакларны, бордюр белән юл арасында җыелган пычрак балчыкны кырып алып арбага төяделәр. Аларны күреп, Җәлил урамында яшәүчеләрнең дә кайберләре өмәгә кушылды. Әйе, элек-электән татар авыллары үзләренең чисталыгы белән аерылып торган. Мәчет әһелләренең бу изге гамәле күпләргә үрнәк. Ни дисәң дә кемнәрнеңдер килеп урамны чистартуын көткәнче, тирә-ягыңны үзең кайгыртсаң, күпкә яхшырак шул инде.

30 сентябрь көнне, өлкәннәр декадасы уңаеннан, район үзәгендәге ял паркында "Җыр-моңнарым сезнең өчен" дип исемләнгән чара була. Ул көндезге сәгать унда башлана. Анда шахмат, шашка ярышлары үтә. Моннан тыш, кызыл балчыктан чүлмәк ясау, шулай ук бию буенча мастер класслар оештырыла. Үзешчәннәр чыгышы була, сәүдә нокталары эшли.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X