САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Тема дня Радио

Хәбәрләр 23 сентябрь

Физик затларның 80 проценты милек салымын түләү мәсьәләсенә җаваплы карый. Үз бурычын вакытында үтәмәүчеләргә исә пенилар һәм штрафлар яный. Физик затларга мөлкәткә, транспортка булган һәм җир салымын 1 октябрьгә кадәр түләп өлгерергә кирәк, ди Россия федераль салым хезмәтенең Татарстан идарәсе белгечләре. Узган елларда салым түләүнең соңы срогы 1 ноябрьгә кадәр...

Физик затларның 80 проценты милек салымын түләү мәсьәләсенә җаваплы карый. Үз бурычын вакытында үтәмәүчеләргә исә пенилар һәм штрафлар яный. Физик затларга мөлкәткә, транспортка булган һәм җир салымын 1 октябрьгә кадәр түләп өлгерергә кирәк, ди Россия федераль салым хезмәтенең Татарстан идарәсе белгечләре. Узган елларда салым түләүнең соңы срогы 1 ноябрьгә кадәр иде. Салым түләүчеләрнең 51 проценты инде үз бурычын үтәгән Калган гражданнарга салымны якындагы көннәрдә түләргә киңәш ителә. Моны банк һәм анда урнаштырылган терминаллар, "Татарстан Республикасы электрон хөкүмәте" инфоматлары, Россия федераль салым хезмәте сайты сервисы аша эшләп була.Әгәр милек хуҗасына салым түләү кирәклеген хәбәр итүче белешмәләр килмәгән булса, бу хакта салым органнарына барып, хәбәр итәргә кирәк. Хәбәр иткән кешегә генә салымын түләү өчен 31 декабрьгә кадәр вакыт бирелә. Шуны да билгеләп үтәсе килә, быел физик затларга милек салымы инвентаризация бәясеннән чыгып исәпләнде. Киләсе елдан инде салым кадастр бәясе нигезендә алыначак. Әгәр милек салымы белән бәйле сорауларыгыз булса, федераль салым хезмәтенең район бүлегенә мөрәҗәгать итәргә була. Телефоннар:2-54-34; 2-43-19

Наркотиклар әйләнешен контрольдә тоту федераль хезмәтенең Татарстан идарәсе даими рәвештә яшьләр күп җыела торган урыннарга рейдлар үткәрә. Төнге күңел ачу урыннары - һәрвакыт күз уңында. Мондый рейдлар күңел ачучыларның куркынычсызлыгын тәэмин итү, яшьләр арасында наркотиклар таратылуны тыю максаты белән үткәрелә. Шунысын истә тотарга кирәк: наркотиклар кулланучылар әйләнә-тирәдәге һәр кешегә куркыныч тудыра.Наркотик яки психотроп матдәләрне куллану Административ хокук бозулар кодексында теркәлгән. Ул 15 тәүлеккә кулга алуны яки административ штраф салуны күздә тота. Моннан тыш, суд наркотик кулланучыга мәҗбүри рәвештә диагностика, дәвалау яки тернәкләндерү курсын узуны таләп итәргә мөмкин.Әйтергә кирәк, "Наркотикларсыз клуб" проекты дәвамында наркотиклар әйләнешен контрольдә тоту федераль хезмәте идарәсе хезмәткәрләре даими рәвештә күңел ачу урыннары хезмәткәрләре белән семинарлар үткәрә. Алар наркотик кулланган кешене ничек ачыкларга икәнен аңлатылар. Моннан тыш, андый вакытта ни эшләргә кирәклеге дә өйрәтелә. Әгәр сез наркотикларның законсыз әйләнешенә бәйле җинаятьләр турында нинди дә булса мәгълүматка ия булсагыз, Наркотиклар әйләнешен контрольдә тоту федераль хезмәте Татарстан идарәсенең 273-43-45 ышаныч телефонына шалтырата аласыз, код номеры 8843. Хәбәр иткән кеше турында мәгълүмат сер итеп сакланачагы гарантияләнә.

Сентябрь аендагы җылы, кояшлы көннәр, урып-җыю эшләрен уңышлы алып барырга мөмкинлек бирде. Район буенча бөртеклеләрне җыеп алу соңгы гектарларда калып килә. Бу көнгә инде 98 процент мәйданның уңышы җыеп алынды. Һәр гектарның уңдырышлылыгы 20,1 центнерны тәшкил итте. Бөртеклеләрдән тыш, басу-кырларда шикәр чөгендере алу эшләре дә оешкан төстә алып барыла. Биредә район республика күләмендә алдынгылар сафында. Инде 4973 гектар татлы тамыр казып алынды. Һәр гетардан алынган уңыш 340 центнерны тәшкил итә.

24 сентябрь көнне барлык мөселман халкы Корбан бәйрәмен билгеләп үтә. Шул уңайдан район үзәгендәге ике мәчеттә дә Гает намазлары уза. Иртән 7 сәгать 30 минутта Коръән укыла, дога кылына. 8.00 сәгатьтә Гает намазы була, вәгазьләр сөйләнә. 9.00 сәгатьтә бәйрәм коймагы белән чәй эчү оештырыла. 15.00 сәгатьтә "Җәмигъ" мәчетендә Корбан итеннән авыз итү була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев