САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Тема дня Радио

Хәбәрләр 16 август

1. Хәзинәңдә булганны башкалар белән булышу, мәрхәмәтлелек, мохтаҗларга булышу-халкыбызның әхлак буенча да, дин буенча да элек-электән килгән күркәм гадәте. Ул-халкыбызның күңел байлыгын, игелеклелеге, олы йөрәкле кебек күркәм сыйфатларга ия булуын күрсәтүче- матур традиция. Шунысы куанычлы, бу гадәт эле дә дәвам итә, яши. Инде мәгълүм булганча, Республикабызда " Мәктәпкә әзерләнергә ярдәм...

1. Хәзинәңдә булганны башкалар белән булышу, мәрхәмәтлелек, мохтаҗларга булышу-халкыбызның әхлак буенча да, дин буенча да элек-электән килгән күркәм гадәте. Ул-халкыбызның күңел байлыгын, игелеклелеге, олы йөрәкле кебек күркәм сыйфатларга ия булуын күрсәтүче- матур традиция. Шунысы куанычлы, бу гадәт эле дә дәвам итә, яши. Инде мәгълүм булганча, Республикабызда " Мәктәпкә әзерләнергә ярдәм ит" акциясе старт алган иде. Быел да бу изге, кирәкле эш районыбызда тиешле дәрәҗәдә оештырылды. 15 августта Сарманның ял паркында элеге акциянең матур бер чарасы- беренче каласска керәсе балаларга мәктәп кирәк-яраклары тапшыру тантанасы узды. Быел районыбызда 410 укучы мәктәп бусагасын тәүге тапкыр атлап керәчәк. Бәйрәмгә дип килгән әти-әниләрне, укучыларны, балаларны иң элек РФ Федераль җыены Дәүләт Думасы депутаты Марсель Галимәрдәнов котлады. "Мәктәпкә әзерләнергә ярдәм ит" акциясенә матди ярдәм күрсәткән, район башлыгы Нәфис Закиров та мәктәпкә барачак балаларны бәйрәм белән котлады. Аларның бары яхшы билгеләренә генә укуларын теләде. Шулай ук быел әлеге акциянең матди ярдәм күрсәтүчеләре- "Җәлилнефть һәм газ чыгару" идарәсе җитәкчесе Малик Каюмов, " Агрокөч төркем" ябык типтагы акционерлык җәмгыяте генераль директоры Илдар Гимадеев, " Сарман- ит" комбинаты директоры Илдар Зәйнуллин, " Таулык" автозаправка станциясе хуҗасы Нияз Маннанов булдылар. 97 балага уку кирәк-яраклары тутырылган букчаларны, спорт киемнәрен РФ Федераль җыены Дәүләт Думасы депутаты Марсель Галимәрдәнов һәм район башлыгы Нәфис Закиров тапшырды. Сарман авылыннан ялгызы гына тәрбияләүче Марина Хәмитовага махсус бүләк тапшырылды.

2. Татарстанда авылларда эшләргә медицина белгечләре җитми. Бүгенгә республика авыллары барлыгы 20 белгечкә - табиблар, фельдшерлар, рентген лаборантлары, шәфкать туташларына мохтаҗ. Бу турыда Татарстан Сәламәтлек саклау ми­нистрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә. Авылда эшләргә риза булган 35 яшькә кадәрге медицина белгечләренең, "Земский доктор" дип аталган федераль программада катнашып, торакны яхшырту өчен 1 млн сум һәм 100 мең сум күләмендә субсидия алу мөмкинлеге бар. Татарстанда 81 табиб әлеге программада катнашкан инде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев