САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Синең кешеләрең, Сарман...

Җәлил бистәсенең китапханәчеләре һәм Мәдәният сарае хезмәткәрләре СВО катнашучылары гаиләләре белән очрашу оештырдылар

-

Рәсәйдә махсус операциядә катнашучы Россия хәрби хезмәткәрләрен яклап акцияләр һәм патриотик чаралар уза. Җәлил бистәсенең китапханәчеләре һәм Мәдәният сарае хезмәткәрләре СВО катнашучылары гаиләләре белән очрашу оештырдылар. Очрашуда Рухия Ахунжанова — шагыйрь, прозаик, публицист һәм педагог, Ш. Маннур, С. Сөләйманова, А. Алиш исемендәге әдәби премия лауреаты, һәм Гафифа Гаффарова — шагыйрә С. Рафиков премиясе лауреаты, берничә китап авторы, тормышы һәм иҗаты Җәлил бистәсе Сарман районының да утә. Кунаклар хәрби операциядә катнашкан якташларының әниләренә тирән хөрмәт һәм рәхмәт сүзләре әйттеләр. Чарада катнашкан сөйкемле ханымнар өчен мини-концерт һәм китап күргәзмәсе әзерләнде, алар якташларының, батырлыклары турында сөйләделәр. Хатын-кызлар җырлар һәм шигырьләр тыңладылар, уллары турында борчылулары турында сөйләштеләр, бер-берсен дәртләндерделәр. Әлбәттә, очрашу ахырында тәм-том белән чәй мәҗлесе булды.

Сугыш кырларында батырлык — әниләрнең казанышы, аларның тәрбиясенә зур өлеш кертүе, көндәлек эше һәм ата-аналарның шәхси үрнәге, чөнки гаиләдә теләсә кемнең үз-үзен аңлау һәм бәяләү принциплары нигезе салынган. Очрашу вакытыбыз сизелмичә очты. Очрашу җылы, эчкерсез шартларда үтте. Без һәркемгә сабырлык, игелек һәм шатлык теләдек.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев