САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Синең кешеләрең, Сарман...

Татарстан Рәисе Юнысовларны кунакка чакырды

-

Татарстан Рәисе Юнысовларны кунакка чакырды 

Республика көне алдыннан, ел да үрнәк гаиләләрне башкалага җыялар. Гадәттә, анда озак еллар тигез гомер кичергән парлар чакырылалар. Быел да 27 август көнне Казанда Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм аның җәмәгате Гөлсинә Миңнеханова тарафыннан республиканың 45 күркәм гаиләсе өчен тантаналы кабул итү оештырылды. Бирегә төрле районнардан күп балалы, хезмәтләре һәм тормышлары белән үрнәк гаиләләр чакырылды. Сарманда яшәүче Альмир һәм Гөлсинә Юнысовлар шундый хөрмәтләүгә лаек булдылар. Алар исеме райондашларга яхшы таныш. Икесе дә – намуслы хезмәт белән дан казанган, тыйнаклыклары белән үрнәк булган шәхесләр. Иң өлкән парлар буларак, “Россия” каналы журналистлары алардан интервью да алганнар. 

Юнысовларны гадилек, кешелеклелек, тырышлык, бердәмлек, итагатьлелек кебек күркәм сыйфатлар бизи. Гаилә корып яши башлауларының ике “5”лелек юбилейларын каршы алырга әзерләнәләр алар. 

- Тантанага чакыруны зур дулкынлану хисе белән кабул итсәк тә, республика башлыгы һәм аның җәмәгате белән очрашу бик истәлекле булды. Бәйрәм бик ошады, нык хөрмәтләделәр. Казан Кремлендә узган чара мул табын артында җырлы-моңлы чыгышлар белән үрелеп барды. Безне кунакка җибәргән район башлыгы Фәрит Хөснуллинга, алып барган, озатып йөргән район Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Индира Сәхиповага зур рәхмәтлебез, - диделәр Юнысовлар, очрашудан булган уй-кичерешләре белән уртаклашып. 

Юнысовлар хакындагы тулырак язманы “Сарман” газетасының 28 август санында укыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев