Районның атна шәхесләре – Ришат Гайнетдинов һәм Хан Вагыйзов
Ришат Гайнетдинов Ришат Гайнетдинов 1987 елда Яр Чаллы шәһәрендә туып үсә. Мәктәптә укыганда ук әтисе - тирә-якта билгеле көрәшче, күп Сабантуйлар батыры Ринат Гайнетдинов кул астында көрәш нечкәлекләренә өйрәнә башлый. Ә инде мәктәпне тәмамлап, югары белем алгач, язмыш аны "Җәлил" агрофирмасы директоры Яхъя Фәсхетдинов белән очраштыра. Инде менә берничә ел...
Ришат Гайнетдинов
Ришат Гайнетдинов 1987 елда Яр Чаллы шәһәрендә туып үсә. Мәктәптә укыганда ук әтисе - тирә-якта билгеле көрәшче, күп Сабантуйлар батыры Ринат Гайнетдинов кул астында көрәш нечкәлекләренә өйрәнә башлый. Ә инде мәктәпне тәмамлап, югары белем алгач, язмыш аны "Җәлил" агрофирмасы директоры Яхъя Фәсхетдинов белән очраштыра. Инде менә берничә ел ул агрофирмада инженер булып хезмәт куя. Һәм, билгеле, көрәш белән мавыгуын да дәвам итә. Күп Сабантуйларда, бәйгеләрдә катнаша. Шактый еллар рәттән район Сабан туенда баш батыр булып кала. Ә 2012 елда ул, Татарстан чемпионатында катнашып, 85 килограммлы көрәшчеләр арасында чемпион исемен ала. Соңыннан исә Россия чемпионатында Татарстан данын яклый, шулай ук чемпион булып кала. Ришат район делегациясе составында Россиянең төрле төбәкләрендә уздырылган Сабантуйларда да Татарстан өчен көрәшә, абсолют батыр исемен беркемгә дә бирми. Дүрт ел рәттән Магнитогорск шәһәрендә уздырылган бәйрәмнең дә баш батыры булды, Татарстанның спорт остасы.
Хан Вагыйзов
Түбән Әхмәт авылында туып-үскән сугыш һәм хезмәт ветераны Хан Вагыйзь улы Вагыйзов - гыйбрәтле тормыш юлы узган кешеләрнең берсе. Каташ Каран җидееллык мәктәбен тәмамлагач, колхозга эшкә килә ул. 1941 елның апрелендә армия сафларына алына. Сугыш башлана. Төньяк-көнбатыш фронтында сугыша, каты яралана. Сигез айдан артык госпитальдә дәвалана. Беренче группа инвалид булып, туган якларына кайта. Башта - Янурыс авыл Советы, аннан Түбән Әхмәттә "Динамо" колхозы рәисе була. Анда эшләгәндә Минзәлә елгасын буып, районда беренче гидроэлектростанция төзүдә катнаша. Бераздан, ул чактагы директор Яхъя Вәлишин чакыруы буенча, МТСка хуҗалык бүлеге мөдире булып эшкә урнаша. Шунда 38 ел хезмәт куеп, лаеклы ялга чыга. Тормыш иптәше (инде күптән мәрхүмә) Хәлимә апа белән ике бала тәрбияләп үстерәләр, аларны олы тормыш юлына чыгаралар. Хан абый район ветераннар хәрәкәтендә дә актив катнаша, үткәрелгән бер генә чарадан да калмаска тырыша ул. Узган атнада Даулы болында булган ветераннар Сабан туенда кул көрәшендә катнашып, беренче урынны алды. "Тормышлар матур, инде яңадан сугышлар булмасын, без күргәнне киләчәк буынга күрергә язмасын", - ди ветеран.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев