Район судының әйдәүче белгече Резидә Кәлимуллина махсус медальгә ия булды
Резидә Кәлимуллинаның район судында эшләвенә утыз биш елдан артып киткән. Бирегә ул урта мәктәпне тәмамлау белән килеп, эшен суд утырышы секретаре вазифасында башлый. Бераз эшләгәч, суд эшләре башкаручысы итеп күчерелә. Хәзерге вакытта ул - район судының әйдәүче белгече. Шушы көннәрдә Резидә Камил кызы өчен шатлыклы зур вакыйга булды - аңа...
Резидә Кәлимуллинаның район судында эшләвенә утыз биш елдан артып киткән. Бирегә ул урта мәктәпне тәмамлау белән килеп, эшен суд утырышы секретаре вазифасында башлый. Бераз эшләгәч, суд эшләре башкаручысы итеп күчерелә. Хәзерге вакытта ул - район судының әйдәүче белгече.
Шушы көннәрдә Резидә Камил кызы өчен шатлыклы зур вакыйга булды - аңа "Россия Федерациясенең суд системасы алдындагы хезмәтләре өчен" медале тапшырылды. Ул, район суды коллективы һәм җәмәгать судьялары катнашында, тантаналы шартларда үтте. Резидә Кәлимуллинага медаль тапшырып, район суды рәисе Ринат Хәйбрахманов изге теләкләрен җиткерде, хезмәттәшләре дә аның шатлыгын уртаклаштылар.
- Мин сеңлем өчен бик сөендем, - ди үзе дә бар гомерен суд системасында хезмәткә багышлаган Рәйхана Миңнуллина. - Бу хезмәтнең никадәр авыр, җаваплы булуын шушы системада эшләгән кеше генә аңлый. Судта нинди генә эшләр каралмый да, анда нинди генә кешеләр белән очрашмыйсың. Суд утырышы - сәхнә кебек, ләкин биредә образлар тудырылмый, ә тормышның бөтен чынбарлыгы, ачылыгы күз алдына килеп баса. Монда ишеткән һәр сүз күңел аша уза.
Резидә читтән торып югары белем ала. Кәлимуллин Әнүр белән гаилә корып, ике бала тәрбияләп үстерәләр. Олы кызлары Регина - югары белемле юрист, әнисе янында район судында эшли. Кече кызлары - Түбән Кама шәһәрендә укытучы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев