Район өлкәннәре Сабантуйда күңел ачтылар
1839
0
Бүген район үзәгендәге Даулы болында өлкәннәр Сабан туе үткәрелде. Ул өлкәннәр башкаруындагы матур җырлар, нәфис сүз, бию һәм гармун моңнары белән башланды.
Ул өлкәннәр башкаруындагы матур җырлар, нәфис сүз, бию һәм гармун моңнары белән башланды. Соңыннан утны һәм суны кичкән буын вәкилләрен бәйрәм белән район Башкарма комитеты җитәкчесе Әлфис Мөхәммәтгәрәев тәбрикләде. Өлкәннәр һәм Сабантуй кунаклары төрле кызыклы уеннарда, спорт ярышларында катнаштылар, күңелләре булганчы җырладылар, биеделәр. Бәйрәм мәйданында шулай ук сәүдә нокталары эшләде.
Бу хактагы тулырак язманы газетабызның киләсе санында укыгыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Галерея
Оставляйте реакции
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Нет комментариев