САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Синең кешеләрең, Сарман...

Район легендасына 105 яшь тулды

.

 

Карашай Саклау авылының хөрмәтле абыстае, районның легендар шәхесе Шәйдуллина Зәкия Насыйбулла кызына бүген 105 яшь тулды. 

- Кәефләр яхшы әлегә. Миңа бүген 105 яшь тулды, яшь әле мин. Менә туган көнемне әйбәт кенә үткәреп булса ярар иде, дип теләп утырам әле, - дип, йөзек-беләзекләрен кидерттерде ул. 

Районның иң өлкән ветеранын тарихи юбилее белән район башлыгы Фәрит Хөснуллин тәбрикләде, изге теләкләрен җиткереп, Рәхмәт хаты, чәчәк бәйләме, истәлек бүләкләре һәм, Россия көне уңаеннан, күчтәнәчләр тапшырды. Район Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Индира Сәхипова, район социаль яклау бүлеге начальнигы Лилия Гыйльметдинова, “Шәфкать” үзәге директоры Ландыш Мөхлисуллина, Карашай Саклау авыл җирлеге башлыгы Вероника Хөсниева, авыл ветераннар советы рәисе Нур Сафин, кызлары, оныклары, якыннары йөзьяшәр әбигә сихәтлек, хөрмәтле гомер теләделәр. Зәкия апага Кытайдан кайткан күчтәнәчләр дә алып килгәннәр иде. Оныгы Рамилнең дусты тәбрикләргә Мәскәүдән махсус кайткан, ул да изге теләкләрен җиткерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев